Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Теннис ярышлары

    Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә "Дан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Д.Камалов призларына өстәл теннисы ярышлары булып узды. Анда 23 мәктәптән 90 укучы катнашты. Турнирда тренер Александр Гурьянчев җитәкчелегендәге Балык бистәсе гимназиясе укучылары яхшы уен күрсәттеләр. 1996 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында бөтен пьедастальгә гимназиялеләр күтәрелде. Рәсим Җәббаров-беренче, Илнур Зиннәтуллин-икенче, Эмиль...

    Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә "Дан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Д.Камалов призларына өстәл теннисы ярышлары булып узды.
    Анда 23 мәктәптән 90 укучы катнашты. Турнирда тренер Александр Гурьянчев җитәкчелегендәге Балык бистәсе гимназиясе укучылары яхшы уен күрсәттеләр. 1996 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында бөтен пьедастальгә гимназиялеләр күтәрелде. Рәсим Җәббаров-беренче, Илнур Зиннәтуллин-икенче, Эмиль Сафин өченче урынны яуладылар. Бу яшь категориясендә кызлар арасында да гимназиялеләр өстенлеккә ирештеләр. Ксения Пузырькова беренчелекне алды. Алия Галиева икенче урынга чыкты, Ямаш мәктәбеннән Илүзә Низамова өченче урында калды.
    2003 елгы һәм яшьрәк үсмерләр бәйгесендә Ямаштан Дәниф Хәйруллин җиңүче булды. Юлсубинодан Фаил Хәкимов, Күгәрченнән Айнур Әхмәдиев икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Кызлар арасында Мәшләктән Диана Сторонская иң төгәл, җитез булуын күрсәтте. Икенче урынга гимназиядән Эмилия Маямсина чыкты. Өченче урын Күгәрчен кызы Айсылу Динмөхәммәтовада.
    Командалар арасында Балык бистәсе гимназиясе беренчелекне яулады. Ямаш командасы (тренер Алмаз Баһавиев)-икенче, Күгәрчен командасы (Марат Хөснетдинов) өченче булды.
    фото yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: