Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Теннис турниры

Узган җомга көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында эшмәкәр Лилия Решетилова призларына өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Анда 19 мәктәптән 75 яшь спортчы көч сынашты. Турнирда балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Александр Гурьянычев җитәкчелегендәге Балык бистәсе гимназиясе укучылары яхшы уен күрсәттеләр. 1996 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында бөтен пьедестальгә гимназиялеләр күтәрелде....

Узган җомга көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында эшмәкәр Лилия Решетилова призларына өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Анда 19 мәктәптән 75 яшь спортчы көч сынашты.

Турнирда балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Александр Гурьянычев җитәкчелегендәге Балык бистәсе гимназиясе укучылары яхшы уен күрсәттеләр. 1996 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында бөтен пьедестальгә гимназиялеләр күтәрелде. Рәсим Җәббаров-беренче, Илнур Зиннәтуллин- икенче, Эмиль Сафин өченче урынны яуладылар. Бу яшь категориясендәге кызлар арасында да гимназиялеләр өстенлеккә ирештеләр. Алия Галеева беренчелекне алды. Ксения Пузырькова икенче урынга чыкты. Олы Кульга мәктәбеннән Алина Әльмиева өченче урында калды.

2002 елгы һәм яшьрәк үсмерләр бәйгесендә Ямаштан Дәниф Хәйруллин җиңүче булды. Шомбыттан Азат Мифтиев, Балык бистәсе гимназиясеннән Илья Решетилов икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.

Кызлардан Балык бистәсе гимназиясеннән Анастасия Ханова-беренче, Күгәрченнән Айсылу Динмөхәммәтова- икенче, Зилә Сәлахова өченче урынны алдылар.

Командалар арасында гимназиялеләр (тренер Александр Гурьяничев) беренче урынны алдылар. Икенче урынга Күгәрчен командасы (тренер Марат Хөснетдинов), өченче урынга Ямаш (Алмаз Баһавиев) командалары чыкты.

Турнирның иң яшь тенисчылары Ризәлә Хәлилова белән Әмир Баһавиевка да бүләкләр тапшырылды.

Гөлүсә Хәлилова.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев