Татарстанның ике спортчысы – яшүсмерләр Олимпия уеннары җыелма командасында
Турнир Нанкинда (Кытай) 16-28 августта уздырыла.
Россия Олимпия комитеты Башкарма комитеты II җәйге яшүсмерләр Олимпия уеннарына Россия җыелма командасы составын раслады.
Турнир Нанкинда (Кытай) 16-28 августта уздырыла. Россия данын 84 атлет - 36 егет һәм 48 кыз яклаячак, дип хәбәр итә "Весь спорт".
Турнирда Татарстаннан ике спортчы - йөзүче Ирина Приходько һәм фехтование буенча Марта Мартьянова катнашачак.
( «Татар-информ»).
Фото с yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев