Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Татарстан данын якладылар

    Апрель ахырында Таганрог шәһәрендә җәядән ату буенча Россия чемпионаты булып узды. Татарстан җыелма командасы составында безнең районнан Ильдар Имамов һәм Антон Столяров (тренерлары И. Гыйлемханов) чыгыш ясадылар. Татарстан җыелмасы да, безнең спортчылар да мондый югары дәрәҗәдәге ярышларда беренче мәртәбә генә катнаштылар. Әмма алар күрсәткән нәтиҗәләр Татарстан мәргәннәренең киләчәктә Россия субъектлары...

    Апрель ахырында Таганрог шәһәрендә җәядән ату буенча Россия чемпионаты булып узды. Татарстан җыелма командасы составында безнең районнан Ильдар Имамов һәм Антон Столяров (тренерлары И. Гыйлемханов) чыгыш ясадылар.
    Татарстан җыелмасы да, безнең спортчылар да мондый югары дәрәҗәдәге ярышларда беренче мәртәбә генә катнаштылар. Әмма алар күрсәткән нәтиҗәләр Татарстан мәргәннәренең киләчәктә Россия субъектлары арасындагы рейтингта лаеклы урын алачагына өмет уята. Бу ярышларда алар зур тәҗрибә тупладылар.
    Татарстан Республикасы җәядән ату спорты федерациясе мәртәбәле ярышларга баруны оештыруда материаль ярдәм күрсәткәннәре өчен муниципаль район башлыгы Илһам Валеевка, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Мансур Мәннановка, "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү үзәге директоры Рәдис Имамовка, ООО "Круг" директоры Юрий Карагановка, район үзәк больницасы поликлиникасы мөдире Нияз Фәсхетдиновка һәм Рөстәм Гариповка зур рәхмәтен белдерә.

    фото yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: