Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Табигать җанлылар ярышты

9 октябрь көнне Шумково авылы янәшәсендәге урман посадкасында 1997 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында туризм буенча ярышлар булып узды. Анда Балыклы Чүкәй, Бәтке, Ямаш, Корноухово мәктәпләреннән килгән командалар катнашты. Барлыгы 22 укучы көч сынашты. Ярышларны балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге оештырды. Программага күп төрле ярышлар кертелгән иде. Яшь туристлар елгаларны, сазлыкларны...

9 октябрь көнне Шумково авылы янәшәсендәге урман посадкасында 1997 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында туризм буенча ярышлар булып узды. Анда Балыклы Чүкәй, Бәтке, Ямаш, Корноухово мәктәпләреннән килгән командалар катнашты. Барлыгы 22 укучы көч сынашты. Ярышларны балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге оештырды.
Программага күп төрле ярышлар кертелгән иде. Яшь туристлар елгаларны, сазлыкларны төрле ысуллар белән кичү, тауга күтәрелү, төшү, ориентлашу буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Балыклы Чүкәй командасы (тренер Х. Зыятдинов) беренче урынны яулады. Икенче-өченче урыннарны Бәтке (Р. Хәлилов) һәм Корноухово (М. Алексеев) командалары бүлештеләр.
Ярышларның төп иганәчесе, баш хөкемдары Х. Зыятдинов җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.
Рәсемдә: җиңүче төркем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев