Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Сызгырды уклар

Безнең районда республика күләмендәге мәртәбәле ярыш-бәйгеләрнең үткәрелүе гадәти бер күренешкә әверелеп бара инде. Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында җәядән ату буенча Татарстан республикасы чемпионаты һәм беренчелеге булып узды. Казан шәһәреннән, Югары Ослан, Саба, Чирмешән, Болгар, Кама Тамагы һәм безнең районнан 65 укчы катнашты. Араларында спорт мастерлыгына кандидатлар да,...

Безнең районда республика күләмендәге мәртәбәле ярыш-бәйгеләрнең үткәрелүе гадәти бер күренешкә әверелеп бара инде. Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында җәядән ату буенча Татарстан республикасы чемпионаты һәм беренчелеге булып узды. Казан шәһәреннән, Югары Ослан, Саба, Чирмешән, Болгар, Кама Тамагы һәм безнең районнан 65 укчы катнашты. Араларында спорт мастерлыгына кандидатлар да, дистәләгән разрядлы уенчылар да бар иде.
Татарстан Республикасының җәядән ату спорты Федерациясе президенты Эмиль Минлибаев мондый ярышларның безнең районда икенче мәртәбә үткәрелүен билгеләп үтте. Бу очраклы гына түгел инде. Районда бу чагыштырмача яңа спорт төренә зур игътибар бирелә. "Дельфин" спорт комплексында һәм балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендәге түгәрәкләрдә 30 дан артык укучы йөри. Безнең яшь спортчылар республика ярышларында катнашып призлы урыннар яулыйлар.
Җәядән ату буенча Татарстан беренчелеге егетләр һәм кызлар арасында 3 яшь категориясендә үткәрелде. Мәртәбәле ярышларда безнең район укчылары да уңышлы гына чыгыш ясадылар.
2000-2002 елгы кызлар арасында Рәзилә Кәримуллина беренче урынны яулады. 1997-1999 елгы үсмерләр ярышында беренче разрядлы спортчыбыз Илдар Имамов икенче урынны алды. Илшат Гайсин дүртенче урынга чыкты. Өлкәннәр арасында балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры өченче өлкәннәр спорт разряды нормасын үтәде. Илдар Имамов, Полина Әхмәтвәлиева составындагы командабыз өченче урынны алуга иреште.
Татарстан Республикасы җәядән ату Федерациясе вәкилләре, команда җитәкчеләре, спортчылар ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.
Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев