Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Стартка пенсионерлар чыкты

    Үткән атна ахырында ветераннар арасында, җәйге Универсиадага багышланган район Спартакиадасы узды.

    Бу көнне стартка Котлы Бөкәш, Балыклы Чүкәй, Олы Солтан, Бәтке, Каз.Чаллы, Корноухово, Трой-Урай, Шомырбаш, Юлсубино һәм башка күп кенә җирле үзидарәләрдән килгән пенсионерлар чыкты. Алар чын мәгънәсендә "Үзләренең дары савытында дары бетмәгәнлеген" күрсәтә алдылар. "Будь здоров" клубы әгъзалары әлеге ярышларда үзләренең күп санлылыклары һәм көчлелекләре белән аерылып тордылар. "Дельфин" спорт комплексы һәм район үзәге стадионында барган бәйгедә ветераннарыбыз өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика, гомумфизик әзерлек, дартс буенча көч сынаштылар. Аларны район башлыгы исеменнән район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин сәламләде:


    -Районыбызда ветераннарыбыз, аларның тулы канлы тормыш белән яшәеше өчен күп эшләнә. Шунысы куандыра, аларга күп кенә хезмәт күрсәтүләр, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бушлай. Алар турында кайгыртучанлык булдыру, проблемаларына игътибар бирү бүгенге көндә район җитәкчелеге сәясәтендә өстенлекле урын алып тора,-диде ул. Һәм Спартакиадада катнашучыларга уңышлар теләде.


    Ветераннарыбызны шулай ук Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе М.Валеева һәм "Союз пенсионеров России" җәмәгать оешмасының урындагы бүлеге җитәкчесе А.Автономов та тәбрикләделәр. Өлкән кешеләр күбрәк вакытларын стадион һәм бассейннарда үткәрәләр икән, димәк, хастаханә һәм башка дәвалану учреждениеләрендә аларны сирәк күрәсең, дигән фикер яңгырады аларның чыгышында.


    Спартакиада олы яшьтә булуларына да карамастан ветераннарыбызның сәламәтлек, спорт ягыннан көчле булуларын тагын бер кат раслады. Мәсәлән, Котлы Бөкәштән Миңнулла Нәбиуллин җиңел атлетика, теннис, дартс, гомумфизик әзерлек төрләре буенча җиңүче булды. Монда, сүз дә юк, аның элек физкультура укытучысы булуын да истән чыгармаска кирәктер. Йөзү ярышларында исә А.Автономовка тиңнәр булмады. Каз.Чаллыдан А.Степанов белән Корноуховодан А.Ермаков та үзләрен бу төр ярышларда өстенлекле булуларын күрсәттеләр. Хатын-кызлар арасында исә "Будь здоров" клубы әгъзалары лидерлыкны үз кулларында калдыра алдылар. Бу уңайдан Х.Закирова, Г.Власова, Е.Пузырьковаларны телгә аласы килә. Ямаштан З.Галәвова белән Трой-Урайдан Ф.Насыйрова да спорт ягыннан үзләрен яхшы формада булуларын дәлилләделәр. Спартакиадада җиңүчеләр булды, әмма җиңелүчеләр булмады. Бу бәйгедән һәркем яхшы кәефтә калды.


    Спартакиада җиңүчеләреннән районның ветераннар җыелма командасы билгеләнде һәм алар якын вакытта республика Спартакидасында Балык бистәсе данын яклаячаклар. Аларга уңышлар телик!


    Рәсемдә: "Дельфин" спорт комплексында байге мизгеле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: