Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Спорт бәйрәме

    Узган шимбә көнне республикада "Татарстан кроссы-2013" массакүләм йөгерү ярышлары булып узды. Өченче мәртәбә үткәрелгән спорт-сәламәтләндерү бәйрәменнән балыкбистәлеләр дә читтә калмады инде.

    Көзге яңгыр сибәләп торуга карамастан район Мәдәният йорты янына йөзләгән спорт сөюче җыелган иде. Район үзәгендә җиде яшь категориясендә 400 гә якын кеше стартка чыкты. Бу көнне йөгерү ярышлары авыл җирлекләрендә дә үткәрелде. Барлыгы быелгы кросста 1600 гә якын кеше катнашты.
    Район Мәдәният йорты каршында ярышта катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин сәламләде. Оештыручылар кросс дистанциясен, маршрутын билгеләделәр.
    Һәр елдагыча кросста "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексы, Балык бистәсе 2 нче мәктәбе, гимназия, авыл хуҗалыгы техникумы, социаль яклау бүлеге, район кулланучылар җәмгыяте, эчке эшләр бүлеге, "Агрохимсервис" коллективлары актив катнаштылар.
    Кәрим Кәбиров, Зилә Низамова, Әлфинур Шәвәлиева (Балык бистәсе 2 нче мәктәбе), Регина Гыйззәтуллина, Эмилия Сафиуллина, Салават Хәбибуллин (гимназия), Марсель Гарипов (полиция), Айдар Идрисов (Корноухово), Елена Долгих ("Дельфин"), Сергей Бекеев (Балык бистәсе шәһәр җирлеге), Фәния Газизҗанова ("Солнышко" балалар бакчасы), Камил Фәесханов (авыл хуҗалыгы идарәсе), Габдулла Сәйфетдинов (подстанция), Сания Мөхәммәтшина (район үзәк больницасы) үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны алдылар. Аларга Дипломнар, акчалата призлар тапшырылды. Ярышта катнашкан иң яшь йөгерүче Диана Фиськова махсус призга лаек булды.
    "Дельфин" командасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: