Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спартакиада кубогы – безнекеләрдә

Күптән түгел Байлар Сабасында Татарстан укучыларының 9 нчы җәйге Спартакиадасы кысаларында җәядән ату буенча республика беренчелеге булып узды. Бу дисциплина әлеге ярышларга беренче тапкыр кертелде. Илдар Имамов, Никита Столяров, Илшат Гайсин, Полина Әхмәтвәлиева, Гөлфинә Мозафарова һәм Алсу Сафина составындагы безнең команда барлык көндәшләрен җиңеп беренче урынны алды. Безнең укчылар Спартакиада...

Күптән түгел Байлар Сабасында Татарстан укучыларының 9 нчы җәйге Спартакиадасы кысаларында җәядән ату буенча республика беренчелеге булып узды. Бу дисциплина әлеге ярышларга беренче тапкыр кертелде.
Илдар Имамов, Никита Столяров, Илшат Гайсин, Полина Әхмәтвәлиева, Гөлфинә Мозафарова һәм Алсу Сафина составындагы безнең команда барлык көндәшләрен җиңеп беренче урынны алды. Безнең укчылар Спартакиада кубогына ия булдылар. Үсмерләр арасында Илдар Имамов абсолют җиңүче исемен яулады. Җил булуга карамастан иң яхшы нәтиҗәләргә иреште ул. Полина Әхмәтвәлиева бронза медаль яулады. Команда тренерлары Илшат Гыйлемханов һәм Равил Миниханов үз шәкертләре белән горурлана алалар.
Бу ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы төзеләчәк. Анда безнең районның да иң яхшы спортчылары керә. Алар тиздән Бөтенроссия Спартакиадасында республика данын яклаячаклар. Уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев