Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Соңгы көннәрдә “Дельфин спорт- сәламәтләндерү комплексы гөрләп торды

Соңгы көннәрдә "Дельфин спорт- сәламәтләндерү комплексы яшь спортчыларның шат авазларыннан, җан атарларның көч биреп тоуыннан гөрләп торды. Көзге моңсулыкны да оныттырып спорт бәйгеләре узды.

18 октябрьдә 2002 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында "Дельфин" Кубогына мини-футбол ярышлары булды. Анда 11 команда катнашты. Беренче урынны "Дельфин командасы (тренер Әнәс Пулатов) яулады. Икенче урынга Күгәрчен командасы (Илдар Динмөхәммәтов) чыкты. Өченче урында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы ( Айнур Фатыйхов) калды.

Иң яхшылар исеменә Рәмис Газизов (һөҗүмче), Инсаф Вәлиев (капкачы), Айнур Мәгыйзов (уенчы), Айназ Хәбибуллин (сакчы) лаек булдылар.

Якшәмбе көнне исә 2000-2001 елгы укучылардан торган командалар арасында район беренчелеге һәм сайлап алу ярышлары үткәрелде. Ринат Минугалиев җитәкчелегендәге Балык бистәсе 1 гимназиясе командасы беренче урынны алды. Күгәрчен, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Булат Галиуллин- иң яхшы һөҗүмче, Анатолий Моисеев- иң яхшы капкачы, Данил Нәгыймов-иң яхшыуенчы, Фәрит Гыйниятуллин иң яхшы сакчы булып танылдылар.

Киләсе җомга, шимбә, якшәмбе көннәре дә спорт бәйгеләренә бай булачак:

-24 октябрьдә яшүсмерләр һәм кызлар арасында җәядән ату буенча район беренчелегенә ярышлар үткәрелә. Шул ук көнне Балык бистәсе 2 мәктәбе һәм гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары теннис бәйгесендә көч сынашачаклар.

-25 октябрьдә Марсель Мифтахов истәлегенә 1999-2000 елгы мәктәп укучыларының баскетбол ярышы була.

-Ә 26 октябрьдә ДЮСШ 1998-99 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол ярышлары үткәрә.

Спорт сөючеләрне ярышлар карарга чакырабыз.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев