Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Сәламәт яшәү рәвеше өчен

Кышкы яллар вакытында районыбызда беренче авыл Спартакиадасы булып узды.

Бу ярышлар беренче мәртәбә авыл җирлекләре командалары арасында булды. Аларның составына авыл җирлеге башлыклары, интеллигенция вәкилләре, терлекчеләр, игенчеләр кергәннәр иде. Хөкемдарлар волейбол, өстәл теннисы, шашка, шахмат, гер күтәрү ярышларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Спартакиада берьюлы дүрт зонада: Яңа Арышта, Күгәрчендә, Котлы Бөкәштә, Балык бистәсендә үткәрелде. "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплесында барлыгы11команда ярышты. Спартакиаданы район башлыгы И. Валеев ачты. Катнашучыларны сәламләде, спорт уңышлары теләде.
Авыл спортчылары көн дәвамында көч сынаштылар. Турнирның төп максаты авыл халкын физкультура белән даими шөгыльләнүгә тарту, сәламәтлекләрен ныгытуга юнәлдерелгән булса да, һәр команда беренче булырга омтылды. Яңа Арыш, Күгәрчен, Зур Мәшләк, Корноухово командалары үз зоналарында җиңделәр.
Мондый Спартакиадалар безнең районда даими үткәреләчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X