20 июль көнен халыкара шахмат көне буларак белгеләп үтәләр. Бу уңайдан шушы көннәрдә үзәк китапханәчеләр алар өчен бәйрәм ясадылар.
Алып баручылар Тамара Тюрина һәм Фәүзия Хөсәенова бәйгедә катнашучыларны котлап, шахмат тарихы турында сөйләделәр. Ярышка район үзәгеннән генә түгел, Масловка һәм Олы Елгадан да килгәннәр иде.
Ярыш башланганчы шахматчылар өчен викторина оештырдылар. Бу уен монннан мең ел элек Индиядә уйлап табылган. Дөньякүләм таралып кешелек мәдәниятендә аерылмас өлешкә әйләнгән. Нәрсә соң ул шахмат? Сәгатьләр буе агач сыннарга карап уйланып утырырга кешене нәрсә этәрә соң? "Бу сәнгать, спорт, күңелле мавыгу, башны эшләтү",-дип җавап бирделәр уенда катнашучылар. Валентина Решетилова, Михаил Кузнецов, Равил Минвалиев Алинә Шәйхетдиновалар күп сорауларга тиз һәм дөрес җаваплар бирделәр, призлар алдылар.
Судья Юрий Горелкин ярыш башлануын игълан итте. Вакыт бирелде. Әйтеп үткәнемчә, бу логик уен. Кешедән акыл, үз йөрешеңне көндәшеңнең эшен анализлый белүне сорый. Сергей Чекушев бәйгедә үзен шундый сыйфатларга ия булуын күрсәтте. Ул барысын да җиңеп беренчелеккә чыкты. Икенче урынны Виталий Белько алды. Өченче урынны Валентина Решетиловага бирделәр.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Таңсылу Минһаҗева.
Автор фотолары.
Нет комментариев