Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Шимбә матчы "Рубин" - ЦСКА җиңү китерде

23 август киче Татарстан спот сөючеләре хәтерендә озакка сакланыр, мөгаен. Бу көнне "Казан-Арена"да "Рубин" икенче тапкыр уйнады һәм җиңде! Көндәше исә ЦСКА иде.

Икенче төрле, Ринат Билалетдинов туплаган яшьләр командасы Россия җыелмасын бирелдерде, дип әйтеп була. Чөнки Мәскәү командасында ил җыелмасын тәшкил иткән төп состав уенчылары чыгыш ясый: Акинфеев, Березуцкийлар, Игнашевич, Дзагоев.

Шуңа да карамастан "Рубин" 2:1 исәбе белән җиңүгә иреште. Голларны Игорь Портнягин белән Гөкдәниз Карадәниз кертте. Ә ЦСКАдан пенальтины якын үткәндә Казан командасының алдынгы уенчысы Бибрас Натхо башкарды.

P.S. Казанда киләсе матчны "Рубин" башкортларның "Уфа" командасына каршы үткәрә. Уен 31 август 16.30 сәгатьтә башлана.

(intertat.ru.)

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев