Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Спорт

Россия данын Казанның 8 спортчысы яклый

Казанда узачак Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты сигез спортчы өчен үз спорт мәйданында узачак: ярышларда шуның кадәр башкала спортчысы катнаша.

Казанлылар су тубы, йөзү һәм суга сикерү ярышларында көч сынашырга җыена. Әйтик, су тубы буенча Россия җыелмасы составына Альберт Зиннәтуллин, Артем Одинцов, Константин Степанюк, Владислав Тимаков һәм Иван Нагаев кергән. Йөзүдә Казаннан Яна Мартынова белән Эрнест Мәкъсүмов, ә суга сикерүдә Никита Шлейхер чыгыш ясый.

Якташларыбызның чыгышын күрергә теләсәгез, Яна Мартынова чыгыш ясаган 400 метр арага комплекслы йөзү, Эрнест Мәкъсүмов катнашачак 800 һәм 1500 метр арага ирекле ысулда йөзү ярышларын күзәтеп барырга туры киләчәк. Ә су тубы буенча ил җыелмасы 27 июльдә Америка, 29ы - Италия, ә 31е Греция командасы белән көч сынаша.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46497

Фото: vestikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия данын Казанның 8 спортчысы яклый