Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Робин Гудтан килгән спорт

    Мәктәп баласы бүгенге көндә спортның кайсы төрен сайларга да белми.

    Райондагы мөмкинлекләрдән чыгып, укучы спорт белән шөгыльләнергәме, әллә рәсем ясау яхшырак булырмы, дип уйга кала. Минемчә, замана әниләре балалары өчен секцияләрне үзләре сайлый. Чөнки алар киләчәктә сабыйларын бәхетле итеп күрәсе килә. Бәхетнең нигезен сәламәтлек тәшкил итә. Халыкта "Киемне яңа чакта, ә саулыкны яшьтән сакла", "Сәламәтлегең китсә, куып тотып булмый" кебек мәкальләр бар.

    Мин кечкенә генә тәҗрибә үткәреп карарга булдым. Иң беренче итеп җәядән ату секциясенә бардым. Бу көч һәм түземлек таләп итә торган авыр спорт төре булып чыкты. Укның авырлыгы мин уйлаганча җиңел түгел икән. Бу спорт төрен тирәнтен аңлар өчен укытучы Илшат Гилемханов белән сөйләштем.

    -Өстәмә белем бирүче укытучы буларак, мин бу спортта тиз генә җиңү яулап булмаячагын беләм. Бу юл авыр булса да, җиңүгә ирешү өчен күп көч куярга кирәк. Иң беренче үзеңә максат сайлап, курку хисләрен җиңәргә, күп шөгыльләнергә тәкъдим итәм. Дүрт ел элек районыбызгы җәядән ату буенча Федерациясе килде. Алар бу спорт төрен пропагандаладылар, һәм миңа укытырга тәкъдим иттеләр. Мин алар белән килештем. Укучыларым белән үзем дә өйрәнәм. Бу эшне башлавыма бер дә үкенмим.

    Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.

    Алия Хәбибуллина.

    Фото: http://m.ekaraganda.kz/?mod=news_read&id=8764

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: