Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Районыбызда футбол елдан–ел популярлашып бара

Жыелма командабыз ике мәртәбә Татарстан чемпионы булгач, тагын да күбрәк малайлар футбол түгәрәкләренә язылдылар.

Ә футбол уйнау өчен барлык шартлар бар бездә. Күп районнарны көнләштерерлек "Яшьлек" стадионы бар. Кышларын "Дельфин"да рәхәтләнеп туп тибәргә була. Соңгы вакытта ярыш арты ярыш үткәрелә биредә. Алдагы атналарда кечерәкләр көч сынашкан булса, узган якшәмбе көнне 1998-99 елгы үсмерләр арасында мини-футбол буенча сайлап алу ярышлары узды. Сигез команда чыкты кечкенә футбол кырына.

Әнәс Пулатов җитәкчелегендәге балалар-яшүсмерләр спортмәктәбе командасы беренче урынны яулады. Зур Мәшләк командасы (тренеры Р. Мөхәрләмов) икенче урынга чыкты. Котлыбөкәшлеләр ( Б. Каюмов) өченче урынны алды. Зур Мәшләктән Илья Сумбаев- иң яхшы һөҗүмче, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Евгений Костаков- иң яхшы капкачы, Никита Столяров- иң яхшы уенчы, Котлы Бөкәштән Раил Низамов иң яхшы сакчы булып танылдылар.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев