районда беренче мәртәбә

Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә район үзәгенең яңа стадионында республикабызның авыл районнары арасында җиңел атлетика буенча 9 нчы Спартакиада булып узды. Мондый дәрәҗәдәге ярышлар безнең районда беренче мәртәбә генә үткәрелә әле.
Соңгы вакытта безнең районда республикакүләм зур ярышлар еш үткәрелә. "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексы һәм футбол стадионы төзелгәч, балыкбистәлеләр иң югарылыктагы спорт ярышларын үткәрү мөмкинлеге алдылар. Бу районның абруен күтәрү белән беррәттән спорт һәм физкультураны үстерүгә зур этәргеч ясый.
Җиңел атлетика Спартакиадасына республикабызның 22 районыннан 200 гә якын спортчы килгән иде. Алар арасында Чистай, Питрәч, Балтач, Арча, Саба, Яңа Чишмә һәм Татарстанның башка район вәкилләре бар.
Командаларның тантаналы парады шимбә көнне үткәрелде.
-Без Балык бистәсе җирендә кадерле кунакларны-республикабызның авыл районнары спортчыларын сәламләвебезгә шатбыз,-диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин. -Безнең районда спортны үстерүгә зур игътибар бирелә, без данлы спорт традицияләребез белән горурланабыз. Якташларыбыз арасында дөнья чемпионнары, олимпия уеннары призерлары, Татарстан, Россия чемпионнары, халыкара ярышларның призерлары бар. Әмма безнең өчен рекордлар һәм җиңүләрдән бигрәк үсеп килүче буыннын сәламәтлеге мөһим. Спорт уңышлары, җиңүләр телим сезгә.
Республика "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте җитәкчесе В.Мәхмүтов хуҗаларны җылы кабул иткәннәре, ярышларны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәтен белдерде. Ул Балык бистәсенең йөгерү юлларында җиңгән спортчыларның Уфада узачак "Уңыш" җәмгыятенең Бөтенроссия Спартакиадасында катнашачакларын белдерде.
Егетләр һәм кызлар 3000 метр, 1500 метр, 800 метрга йөгерүдә, 4 х 400 метрга эстафетада ярыштылар. Йөгерүчеләр арасында спорт мастерлары һәм мастерлыкка кандидатлар да бар иде. Балыкбистәлеләргә алар белән ярышу авыр булды, әлбәттә. Әмма шулай да безнең команда 22 район арасында 9 нчы урынны алды. Ә иң җитезләр булып Актаныш спортчылары танылдылар. Аксубайлылар-икенче, арчалылар өченче булдылар.
Бу Спартакиада безнең районда да спортның җиңел атлетика төрен үстерүгә этәргеч бирер дип ышанабыз.
Хуҗалар кунаклар өчен мәдәни программа турында да онытмаганнар. Шимбә кичендә стадионда районның иң яхшы үзешчәннәре катнашында концерт булды.
Рәсемдә: йөгерү юлында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.10100
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.11800
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.11200
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.9500
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!11900
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!18400
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.23000
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.21200
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.32000
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.31000
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.15200
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.22900
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.15900
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
19 май 2022 - 08:59Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.10100
-
20 май 2022 - 08:52Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә.8700
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.11700
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.11200
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.9500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика