Районда беренче

Беренче булу өчен һәр эштә күп тир түгәргә туры килә. Спорт өлкәсендә дә ул шулай. Шушы көннәрдә гимназиянең 9 сыйныф укучысы Ильяс Шәрәфетдинов каратэчылар арасында районда беренчеләрдән булып спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде.
Районыбыз спорт сөючеләренә исеме яхшы ук таныш булган Ильяс Шәрәфетдинов спортның каратэ төре белән 5 яшеннән шөгыльләнә башлый. Ә ул чакларда алар төркемендә 30 дан артык бала йөри. Ә яхшы спортчы булу өчен сайлап алган төрдән генә түгел, башкаларын да үз итеп шөгыльләнергә кирәк. Ильяс та районыбызның спорт тормышында актив катнаша, хоккей, боксны аеруча үз итә. Хәтта, алар буенча район чемпионы да булды. Үзе сайлаган спорт төре буенча район беренчелегенә ул 3 нче сыйныфта җиңү яулый. Беренче разрядлы спортчы нормативын 5 нче сыйныфта укыганда үти. Шуннан соң аның туктаусыз киеренке ярышлары башлана да инде. Соңгы елларда гына Ильяс Шәрәфетдинов үз иптәшләре белән күп мәртәбәләр республика, аннары Брянск, Түбән Новгород, Чебоксар шәһәрләрендә Рәсәйкүләм бәйгеләрдә катнашып матур җиңүләр яулады. Аның иңендә 6 алтын, 6 көмеш, 18 бронза медаль бар. Инде менә 9 сыйныфны тәмамлаганда, аңа тагын бер олы җиңү елмайды. Республикабызның иң көчле 8 спортчысы арасында аның да исеме бар. Гимназиядә соңгы кыңгырау бәйрәме тантанасында Ильяска каратэ буенча районда беренче булып Рәсәй спорт мастерлыгына кандидат таныклыгы тапшырылды. Барлык сыйныфташлары, иптәшләре дә аны бу җиңүе белән котладылар. Соңгысы булмас әле ул, иншалла. Чөнки Ильяс Шәрәфетдинов 9 сыйныфны тәмамлагач Казан энергетика техникумына укырга керергә исәп итә. Ә анда егеткә зур спортта нык активлашырга мөмкинлек булачак. Олы уңышлары белән безне сөендерер әле ул!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.16400
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.7800
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.10200
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.12600
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.46600
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.97100
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды16500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!258300
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.16500
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.52000
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.13200
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә19600
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
25 февраль 2021 - 09:44Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
26 февраль 2021 - 15:22Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.14000
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.16400
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.7800
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.10200
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.12600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика