Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Рафыйк Мөхәммәтшин милли көрәшне үстерүгә саллы өлеш кертә

Рафыйк Мөхәммәтшин милли көрәшне яратучыларга яхшы таныш. Аның көрәш күзәткәнен, бигрәк тә үз шәкертләре алышканын караганын күргәнегез бармы?

Бөтен җаны-тәне белән шунда келәм уртасында ул, әгәр мөмкин булса чыгып булышып та җибәрер иде кана. Көрәшче каны ургый шул аның тамырларында. Үзе дә 90 елларда мәйдан тоткан көрәшче бит. 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында ике мәртәбә район Сабантуе батыры дигән даны бар. Трой- Урай Сабантуенда биш мәртәбә баш батыр булып калды ул.
Үзең көрәшү бер нәрсә, ә менә остазлык итү, яшьләрне тәрбияләү бөтенләй башка юнәлеш. Нәкъ менә тренер-укытучы буларак районда милли көрәшне үстерүгә саллы өлеш кертә Рафыйк Мөхәммәтшин. "Береговой" совхозында ферма мөдире, управляющий булып эшләгән елларда ук спорт мәктәбенең көрәш түгәрәген җитәкли. Тиздән Трой-Урай малайлары көрәш мәктәпләре белән танылып өлгергән Яңа Арыш, Масловка командаларын "аркаларына сала" башлыйлар. Җиде ел рәттән район беренчелегенә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңү яулыйлар. Илназ Гәрәев исә республика укучылары Спартакиадасында икенче урынны алуга ирешә.
Милли көрәшебезгә җаны-тәне белән бирелгән Рафыйкның уңышларын ул вакыттагы район башлыгы Равил Хәйруллин (хәзер Татарстан милли көрәш федерациясенең башкарма директоры) да күзәтеп торган икән. 2005 елның сентябрендә ул аны районның яшләр җыелма командасы тренеры итеп чакыра. Ә бер елдан Балык бистәсе командасы республика күләмендәге бәйгеләрдә таныла башлый. Питрәчтә узган республика бәйгесендә өченче урынны ала. Ә команданың лидеры Илназ Билалов бу ярышларның чемпионы була. Рамил Гыйзетдинов икенче урында кала.
Әйе, горурланырлык шәкертләре байтак Рафыйк Мөхәммәтшинның. Алар арасында Татарстанның ике тапкыр чемпионы, Россиянең көмеш призеры, яшьләр арасында район Сабантуе батыры Илназ Билалов, Татарстанның беренче Президенты Кубогы ияләре Рисхәт Гәрәев, Дмитрий Фугин, республика ярышлары призерлары Ленар Гәрәев, Рафыйк Мингарипов, Азат Закиров, Илназ Бәдертдинов, Дамир Хәсәнов, Инсаф Мөхәммәтҗанов, Андрей, Александр Фугиннар бар. Тыйнаклык саклап үзе әйтмәсә дә мин беләм бит инде.
Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.
Илгиз Җамалиев.
Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш тренер спорт в школе милли көрәш