Һәр җирлекнең батырлары җыелды

Күгәрчен мәктәбе базасында узган әлеге олы бәйгедә Күгәрчен, Юлсубино, Түбән Тегермәнлек, Олы Кульга һәм Урахча авыллары спортчылары катнаштылар. Район җитәкчелеге исеменнән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсим Җамалиев тәбрикләү сүзендә авыл җирлекләреннән килгән егет һәм кызларга спорт белән дус булырга һәм зона бәйгеләрендә генә түгел, район, республикакүләм ярышларда да...
Күгәрчен мәктәбе базасында узган әлеге олы бәйгедә Күгәрчен, Юлсубино, Түбән Тегермәнлек, Олы Кульга һәм Урахча авыллары спортчылары катнаштылар. Район җитәкчелеге исеменнән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсим Җамалиев тәбрикләү сүзендә авыл җирлекләреннән килгән егет һәм кызларга спорт белән дус булырга һәм зона бәйгеләрендә генә түгел, район, республикакүләм ярышларда да актив катнашырга чакырды. Спартакиадада һәрберсенә сөенечле җиңүләр теләде. Ярышларга авыл җирлекләреннән йөздән артык спортчы килгән иде. Ә болары инде авыл җирлеге җитәкчеләренең яшьләрне даими барлавы, аларның нәрсәгә сәләтле булуларын ачыклауларына бәйле. Шуңа ярышлар киеренке шартларда узды. 24 килограммлы герне 60 мәртәбә чөеп Күгәрчен егете Раил Мөхәммәтҗанов җиңү яулады. Волейбол ярышында да күгәрченлеләр өстенлеккә иреште. Ә менә иң көчле шахматчы исеме өчен көрәшүчеләр бик күп иде. Югары Тегермәнлектән Илдус Ханов, Урахчадан Виктор Никитин, Олы Кульгадан Вера Безрукова, Исрафиль Зыятдинов, Рәүф Һашимов кебек спортчыларның көч сынашуларын күзәтергә авыл кешеләре дә килгән иде. Әмма беренчелекне Урахчадан Виктор Никитин яулады. Ә хатын-кызлар арасында Ямаштан Алисә Кәримова көчле шахматчы, шушы ук авылдан Гөлназ Гатиятова шашка буенча җиңүче булып танылдылар. Өстәл теннисы буенча ярышлар Ямаштан Гөлчәчәк белән Рәмзил Нуретдиновларның җиңүе белән тәмамланды. Ә менә командалар арасында беренчелекне күгәрченлеләр яулады. Икенче-өченче урыннарны Юлсубино белән Түбән Тегермәнлек җирлекләре командалары бүлештеләр. Барлык җиңүче командаларга тантаналы төстә Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Бу бәйгене үткәрүгә Күгәрчен авылында төзелүче ит комбинаты дирекциясе иганәчлек ярдәме күрсәтте.
Рәсемнәрдә: спартакиададан күренешләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.1100
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.1300
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.1100
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.1500
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.1800
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.2800
-
17 май 2022 - 15:38Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды Җиңү бәйрәме көннәрендә Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды.4800
-
17 май 2022 - 13:24Эльмира Сөләйманова: «Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем» Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата.14700
-
17 май 2022 - 08:42Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак? Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» ата-аналар катнашында узачак.11700
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.18700
-
16 май 2022 - 08:38Рәзилә Мөхәммәтрәхимова “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән Пермь краенда булып кайтты 12-13 май көннәрендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пермь крае Барда районында булып кайтты.17100
-
13 май 2022 - 09:07Ирек Хәмидуллин:" Быелда Балык Бистәсе районында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак" Район үзәгендә елның-елында яңа юллар барлыкка килә, искергән участоклар төзекләндерелә.25900
-
17 май 2022 - 10:47Күки авылында " Ныклы гаилә" федераль проеткы кысаларында очрашу узды
-
11 май 2022 - 10:22Балык Бистәсендә Җиңү көнен билгеләп үттеләр
-
6 май 2022 - 10:15Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.1100
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.1300
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.1100
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.1500
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.1800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика