Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

НИ ӨЧЕН КАЗАНСУ ЕЛГАСЫНДА ВЫШКА ТӨЗИЛЕР?

Казан август аенда хайдайвинг буенча дөнья кубогын кабул итәчәк.

Ул тарихта беренче тапкыр уздырыла. Төзелешне Казансу елгасында алып баралар. Бу ярышларны киләсе елда Казанда үтәчәк дөнья чемпионатына репетиция дисәң дә була. Суга сикерү спорт төре әле узган ел гына беренче тапкыр чемпионат программасына кертелде. Җомга көне киче булуга карамастан, төзелеш мәйданы гөрләп тора. Краннар, бульдозерлар эшли, шактый эш башкарылган инде. Суга сикерүчеләр, ягъни хайдайвингчылар сикергәч төпкә җитә алмасын өчен, сикерү мәйданында Казансу 8 метрга тирәнәйтелә. Вышка 27 метр биеклектә булачак.

Ярыш кысаларында ирләр - 27, ә хатын-кызлар 20 метр биеклектән суга сикерәчәк. Белгән кешеләр әйтүенчә, искиткеч күренеш булачак икән әлеге ярыш­лар. Елганың сикерү урыны янәшәсендәге урын да 2 метр ярымга тирәнәйтелә. Анда йөзү буенча ярышлар үтәчәк диләр. Быел монда кубок ярышлары үтсә, 2015 елда, Су спорты буенча дөнья чемпионаты кысаларында, бу спорт төрләре буенча ярышлар нәкъ шушында үтәчәк.
Мондый ярышлар буенча да Казанның беренчеләрдән булуы бик яхшы күренеш. Ярышлар үткәч тә әлеге вышканың, аның тирәсендәге инфраструктураның Казанда калуы - тагы да яхшырак. Бәлки киләчәктә кемнәрдер шул вышкадан Казансуга сикерү белән шөгыльләнер. Әнә бит, универсиадага төзелгән биналар да һич буш тормый. Кемнәрдер сәламәтлек өчен, кемнәрдер ярышларда катнашыр өчен шул биналарда спорт белән шөгыльләнә.

Фото с yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев