Мәйданда батыр, басуда уңган

Бөек Тукаебыз сүзләрен бераз үзгәртеп шәрехләсәк, "Көрәшләрдә юлбарыстан көчле, басуларда аттан артык эшли" торган ир-егет инде ул. Сүзем Яңа Арыш авылының бил бирмәс батыры, уңган механизаторы Юныс Илдус улы Мөхәммәтрәхимов турында.
Балачакта яшьтәшләре белән әвәрә килеп бил алышуларны исәпкә алмаганда, Юныс көрәш белән армиядән кайткач кына чынлап торып шөгыльләнә башлый. Шөгыльләнә дип, авыл егетенең спорт залларында көрәш алымнарын чарларга, мускулларын ныгытырга әлләни вакыты да булмый инде. Хезмәттә чыныгып үсәләр авыл егетләре. Юныс та күп вакытларда трактор руле артыннан төшеп кенә керә бәйгеләргә. Мәйданга чыга да бик күпләрне аркасына сала. Мускуллары уйнап торган алыптай бер егетнең Юныстан җиңелеп чыккач: "Ничек шулай инде бу? Мин кыш буе спортзалда "качаться" иттем, иң яхшы тренердан "приемнар" өйрәндем. Ә бу тракторист миңа селкенергә дә ирек бирмәде",-дип мәйдан тирәли өтәләнеп йөргәне хәтеремдә. Әй, егетем, татар көрәшендә көч-куәттән бигрәк тумыштан килгән сәләт тә кирәк шул диясем килде. Ә менә Юныста бар ул Ходай биргән сәләт, оеткы. Көчле, гаярь егетләр күп, ә менә Юныс кебек тамырларында чын көрәшче каны аккан батырлар сирәк туа шул. Ни хикмәт, Яңа Арыш җирендә еш туалар алар. Нинди генә бәйге булмасын, келәмгә Юныс чыкса, тамашачыларның күпчелеге аңа көч-куәт биреп җан ата инде. Чөнки ул бервакытта да хәрәмләшмәс, бәхәсләшмәс, кем әйтмешли, алыр да салыр. Дөрес түгел дисәләр, тагын бер алып салыр.
Беренче зур җиңүен армиядән кайткач туган авылында яулый ул. Көрәшчеләр белән дан тоткан Яңа Арышта Сабантуй батыры булып кала. Шул ук язда авыл механизаторлары бәйгесендә дә җиңеп, кыр батыры була. Ничек сынатсын инде Юныс. Әтисе Илдустан мирас булып калган тракторда эшли бит ул. Аның янәшәсендә хезмәт чыныгуы ала, техника серләренә өйрәнә егет. 1990 елдан бирле хуҗалык, район механизаторлары арасында гел призлы урыннар яулый Юныс Мөхәммәтрәхимов. Мең гектардан артык җир сукалап, шул ук мәйданнарда чәчү чәчеп хөрмәтләнә, район Сабан туе флагын алдынгы механизатор буларак та, көрәш батыры буларак та үрләтә ул. Быелгы хезмәт бәйрәменә күркәм уңышлары белән килде Юныс.
Мәйданга тәүге чыкканнан бирле батыр калмаган, тәкә алмаган елы юк диярлек аның. Чит район батырларын да аркаларына салып кайткалый. Теләченең күп кенә авылларында яхшы беләләр, хөрмәт итәләр нык билле егетебезне.1990 елдан Юныс җыелма команда составында район данын яклый. Дистә еллар буе үз үлчәү авырлыгында районда тиңнәр булмый аңа. 2007 елда исә Сабантуйның баш батыры да булып калды.
Үзенең чиста, матур, гадел көрәше, җиңүләре белән йөзек кашыдай бәйрәмебезгә ямь, дәрт өстәгән батырыбыз ул.
Рәсемдә: Алдынгылар парадынның байрагы Ю. Мөхәммәтрәхимов кулында
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.11700
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.14600
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.13100
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.12600
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!14300
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!22000
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.25600
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.24600
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.39400
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.40400
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.17300
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.25600
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.17200
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
19 май 2022 - 08:59Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.11700
-
20 май 2022 - 08:52Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә.10900
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.14600
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.13100
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.12600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика