Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Машинада да җилдерәбез

2 октябрь көнне РОСТО спорт мәктәбе базасында өлкән яшьтәге хатын-кыз автосөючеләр арасында машинаны маневрлы йөртү буенча ярыш үткәрелде. Аны РОСТО район советы социаль яклау бүлеге белән бергәләп оештырды.

Катнашучылар күп булмаса да ярыш мавыктыргыч узды. 20 елга якын стажлары булган автоледилар шактый катлаулы маршрутны ялгышларсыз, яхшы гына тизлектә уздылар. Иң яхшы күрсәткечкә Зәйтүнә Епова иреште. Заманында "Жигули"ларны, "Газель"ларны иярләгән ханым бүген дә рульне нык тота әле. "Үземнең машина белән ярыштырсалар тагын да тизрәк узар идем әле",-ди ул (шартлар тигез булсын өчен конкурсантлар РОСТОның "ундүртле"сендә ярыштылар). Икенче урынны алган Вәрига Мәҗитова да шактый тәҗрибәле автосөюче икән. "Оргсинтез"да участок начальнигы булып эшләгәндә руль артында шактый йөрергә туры килгән аңа. Хәзер дә үз тормышын машинадан башка күз алдына китерә алмый. Ә өченче почетлы урынны Гөлнур Галиуллина алды.
Автосөюче ханымнарга Мактау грамоталары, бүләкләрне район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина һәм РОСТО автомәктәбе җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Җәләев тапшырдылар.
җиңүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X