Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Маратны искә алдылар

Көзге каникул көннәрендә Ямаш мәктәбендә самолет һәлакәтендә вакытсыз арабыздан киткән "Локомотив" хоккей командасы уенчысы Марат Кәлимуллинның әтисе белән очрашу үткәрелде.

Маратның әнисе Рәмзия тумышы белән Югары Тегермәнлек авылыннан. Марат башлангыч сыйныфларда укыган чагында ук Тольятти шәһәренең "Лада" хоккей мәктәбендә шөгыльләнә башлый. Шул команда составында Европа континенталь Кубогына үткәрелгән ярышларда, яшьләр арасында дөнья беренчелегендә бронза медальләр яулый. "Локоматив" командасы белән Россия чемпионатында өченче урынны ала. Нотфулла әфәнде очрашуда катнашучыларга улының спорттагы тормыш юлы турында сөйләде. Мәктәпнең спорт музеена Маратның шәхси әйберләрен бүләк итте. Күпсанлы сорауларга җавап бирде.
Мәктәп директоры Алмаз Баһавиев 2010 елның маенда Марат белән булган очрашу турында сөйләде. Быел Марат истәлегенә яшь хоккейчылар арасында район беренчелеге ярышлары оештырылуы, аның Ямаш мәктәбе базасында узачагын хәбәр итте.
Район мәгълүмати-методик үзәк методисты Илназ Шакиров мәктәп музеена икенче бер күренекле якташыбыз-Олимпия, дөнья беренчелеге призеры, ишкәкче Геннадий Бухарин турында материаллар тапшырды.
Соңыннан кунаклар мәктәпнең тарих музеенда булдылар. Зур кызыксыну белән шушы мәктәпне тәмамлаган танылган рәссам, скульптор Вил Шәрәфетдинов бүләк иткән картиналар галереясын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев