Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Мансур Мәннанов спорт елын уңышлы дип бәяли

    Яңа ел алдыннан узганына нәтиҗәләр ясыйбыз, ирешелгәннәрне барлыйбыз. Спорт өлкәсендә нинди уңышлар бар соң? Бу хакта район спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Мансур Мәннановтан да яхшырак белүче юктыр инде. Әңгәмәгә дәштек үзен.

    -Мансур Гомәрович, спорт өлкәсендәге ел йомгаклары белән таныштырып үтегез әле.

    -Яшьләр,үсмерләр, балалар арасында спорт ярышлары уздыру безнең бүлекнең алгарышлы юнәлешләреннән берсе. Шунысы куанычлы районда спорт, физик культура белән шөгыльләнүчеләр саны арта. 2015 елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә 149 чара уздырылды.

    Безнең район спортчылары республика, Россия һәм дөньякүләм спорт ярышларында катнашалар. Милли көрәш спортның иң популяр төрләреннән берсе. Быел Илдар Мәсгутов герой- шагыйрь Муса Җәлил призларына узган республика ярышларында-өченче, Татарстан Республикасы чемпионатында икенче урыннарны яулады. Район җыелма командасы ТРның атказанган спорт остасы Данил Галеев истәлегенә багышланган турнирда 36 команда арасында 14 нче урынны алды. Үсмерләр җыелмасы да яхшы уңышларга иреште. Дилюс Гильмуханов Татарстанның Беренче Президенты Кубогында, Татарстан беренчелегендә 2,3 урыннарда калды. Татарстан Республикасы укучыларының 10 Спартакиадасында ДЮСШ командасы 3 урынга чыкты. Ислам Шәрәфиев (Биектау), Фәрит Гыйниятуллин (Күгәрчен), Нияз Шакиров (Балык бистәсе) шәхси зачетта икенче урынны алдылар. Район җыелма командасы Татарстан Республикасының, Россиянең халык артисты Илһам Шакировның 80 яшьлегенә багышланган турнирда-бишенче, Татарстанның Беренче Президенты Кубогында дүртенче урынны алуга иреште.

    Район халкы Татарстан чаңгы юллары кебек массакүләм ярышларда елдан-ел активрак катнаша. Быел старка 1000 нән артык кеше чыкты. Спортның бадминтон төре популярлаша бара. Бадминтон буенча Татарстан беренчелегендә 3 урын алдык.

    Предприятие, оешма, авыл җирлекләре арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап волейбол буенча ярышлар үткәрелде. Татарстан Республикасы укучыларының 10 Спартакиадасында волейбол буенча кызлар командасы- өченче, үсмерләр алтынчы урынны алды. Йөзү, җәядән ату буенча ярышлар даими рәвештә оештырыла. Татарстан Республикасының ачык Кубогында кызлар командасы икенче урында калды, үсмерләр өченче булды. Алена Люткова, Булат Сәйфетдинов икенче урыннарны яуладылар. Район җыелма командасы футбол буенча Татарстан беренчелегендә (2 лига) икенче урынны алуга иреште. Үсмерләр командасы мини футбол буенча Татарстан беренчелегендә 63 команда арасында 4 урынны яулады. Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында җыелма командабыз унынчы, ә йөзү буенча өченче урынга чыкты.

    - Хәзерге көндә районда ничә спорт объекты бар, җиһазлар белән тәэмин ителеш ничек?

    - Районда 114 спорт объекты исәпләнә. Шул исәптән 1 стадион, 1 спорт комплексы, 22 хоккей тартмасы, 9 спорт мәйданчыгы, 26 спорт залы бар. Яңа сезонга тагын 2 яңа пластик хоккей тартмасы кайтарылды. Алар Биектау, Күгәрчен авылларында урнаштырылдылар. Шулай ук район үзәгендә пластик хоккей тартмасы куелды. 100 комплект хоккей формасы алынды.

    -Хәзер спортны иганәчеләрдән ярдәменнән башка күз алдына китереп булмый инде. Ярышлар оештыру гына да шактый зур чыгымнар таләп итә бит. Аеруча зур ярдәм күрсәтүче иганәчеләрне дә атап үтмәссез микән?

    - Сүз дә юк, спорт чыгымнар таләп итә. Әмма безнең спортны сөюче, яшь буынны сәламәт итеп үстерүгә зур өлеш кертүче спонсорларыбыз бар. Район башлыгы Илһам Госманович һәрвакыт ярдәменнән ташламый. Спорт төрләре буенча федерация рәисләре Айрат Сафин, Раил Бариев, Ринат Гадеев нәтиҗәле эшлиләр. Шәхси эшмәкәрләр Юрий Караганов, Евгений Лылов, Фәрит Галяветдинов, Илдар Сафин, Ильшат Шәймарданов, Дамир Камалов, Айнур Шәмиев, Лилия Токранова, Рамил Шәйхетдинов ярышлар оештыруда даими булышалар. Форсаттан файдаланып аларга барлык спорт сөючеләр исеменнән рәхмәтләребезне белдерәбез.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Яңа ел яңа җиңүләр алып килсен.

    Әнгәмәне Илгиз Җамалиев әзерләде.

    Фото: редакция архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: спорт
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: