Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Өлкәннәр дә тота кәшәкә

Хоккейны олысы да, кечесе дә ярата бездә. Телевизор каршында җан атып утыру белән генә чикләнмиләр, кәшәкә тотып боз мәйданчыгына да чыга ир-егетләребез. 8 март көнне Котлы Бөкәштә Әзһәр Каюмов истәлегенә өлкәннәр арасында үткәрелгән хоккей турниры моның ачык мисалы булды. Алты команда катнашты әлеге уеннарда. Хәер, ямашлылар, турнир кысаларын бераз бозып,...

Хоккейны олысы да, кечесе дә ярата бездә. Телевизор каршында җан атып утыру белән генә чикләнмиләр, кәшәкә тотып боз мәйданчыгына да чыга ир-егетләребез. 8 март көнне Котлы Бөкәштә Әзһәр Каюмов истәлегенә өлкәннәр арасында үткәрелгән хоккей турниры моның ачык мисалы булды. Алты команда катнашты әлеге уеннарда. Хәер, ямашлылар, турнир кысаларын бераз бозып, яшьрәкләрне дә керткәннәр иде командаларына. Бу аларга беренчелекне алырга мөмкинлек бирде булса кирәк. Балык бистәсенең "Агрохимсервис" өлкәннәр командасы матур уен күрсәтеп икече урынны алды. Хуҗалар өченче урын белән канәгатьләнделәр. "Агрохимсервис" һөҗүмчесе Әнәс Пулатов шәкертләренә (ул "Дельфин" командасы тренеры) үрнәк булырлык уен күрсәтеп, турнирның иң яхшы һөҗүмчесе исеменә лаек булды. Котлы Бөкәштән Вазил Вәгыйзов-иң яхшы капкачы, Ямаштан Инсаф Баһавиев иң яхшы сакчы булып танылдылар.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев