Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Өлкәннәр балга дегет төшерми

    Быелгы "Өченче буын" пенсионерларның 5 нче республика спартакиадасының район этабы бәйгесе Бөек Җиңү еллыгына багышланды. Бәйгедә район үзәге һәм авыл җирлекләреннән 100 гә якын өлкән спортчы катнашты.

    "Дельфин" спорт комплексында әлеге ярышта катнашучыларны район һәм пенсия фонды җитәкчеләре тәбрикләде. Алдан игълан ителгәнчә, ярышта катнашучылар биш спорт төре буенча ярыштылар. Бигрәк тә шунысы игътибарга лаек, кайберәүләр инде күптәннән лаеклы ялда булсалар да күңел төшенкелегенә бирелмичә, елдан-ел активлаша гына баралар. Бу уңайдан Район үзәгендә дистә елга якын Нина Мусина җитәкчелегендә эшләре "Сәламәт бул" клубының эшчәнлеген зур соклану хисләре белән телгә алырга мөмкин.
    Әлеге бәйгедә дә алар актив катнаштылар һәм күбесе призлы урыннар яуладылар. Алдагы еллардан үзгә буларак быелгы бәйге аеруча зур оешканлык белән үтүе ягыннан истә калды. Балык бистәсе, Шумково, Олы Елга, Котлы Бөкәш, Трой Урай, Анатыш, Уракча, Бәтке авыл җирлекләреннән һәр спорт төре буенча катнашучылар ишле булды. Җиңел атлетикадан, мәсәлән, хатын-кызлар 200, ир-атлар 400 метрга йөгерде. Йөзү буенча хатын-кызлар 25, ир-атлар 50 метрлы арада көч сынаштылар. Хатын -кызлар арасында бу спорт төрләре буенча Шумково авыл җирлеге делегациясе зур өстенлеккә иреште. Җиңел атлетика буенча Мөслимә Гайсина, ә йөзүдә Сәлимә Закирова беренчелекне алдылар. Бу спорт төрләре буенча ир-атлар арасында Балык бистәсеннән Идрис Аметовка тиңнәр табылмады.
    Бәйгенең шахмат өстәл теннисы һәм мылтыктан ату төрләре буенча ярыш киеренке шартларда узды.Хатын-кызлар арасында Балык бистәсеннән Валентина Решитилова, Валентина Гурьянчева һәм Анатыштан Әлфия Нәгимуллина җиңү яуладылар. Ир-ат шахматчылар арасында беренче урынга ике җиңүче - Югары Тегермәнлектән Илдус Ханов белән Урахчыдан Виктор Никитин танылдылар. Өстәл теннисында Рифкат Галеев, мылтыктан атуда Котлы Бөкәштән Минзөфәр Галеев беренчелекне алдылар. Җиңүчеләргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рашат Хәбибуллин белән пенсионерлар союзы оешмасының район бүлеге рәисе Анотолий Автаномов дипломнар тапшырдылар, бәйгедә катнашучыларга бүләкләр өләштеләр.
    Әхмәт Хәмидуллин.
    Идрис Аметов фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: