Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Көрәшне яңа югарылыкка

    Күптән түгел Трой-Урай мәктәбендә районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ), балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге (ДООПЦ) татарча көрәш тренерларының семинар-киңәшмәсе булып узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин, район татарча көрәш федерациясе рәисе З.Закиров катнаштылар. Киңәшмәнең Трой-Урай җирлегендә уздырылуы очраклы гына түгел инде. Биредә үзенчәлекле көрәш мәктәбе бар....

    Күптән түгел Трой-Урай мәктәбендә районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ), балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге (ДООПЦ) татарча көрәш тренерларының семинар-киңәшмәсе булып узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин, район татарча көрәш федерациясе рәисе З.Закиров катнаштылар. Киңәшмәнең Трой-Урай җирлегендә уздырылуы очраклы гына түгел инде. Биредә үзенчәлекле көрәш мәктәбе бар. Анда рус милләтеннән булган балалар да теләп шөгыльләнәләр. Көрәш түгәрәгенә йөрүче балалар район, республика күләмендә уңышлы чыгыш ясыйлар. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер укытучысы, район җыелма командасы әгъзасы Рәниф Мөхәммәтшин ачык укыту-күнекмә бирү дәресе үткәрде. Яшь көрәшчеләрне физик яктан чыныктыру, көрәш алымнарын өйрәтү буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты.
    Киңәшмәдә татарча көрәшне районыбыз яшьләре арасында тагын да популярлаштыру, милли төр белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк балаларны тарту, республикакүләм бәйгеләргә ныклап әзерләнеп лаеклы урыннар алу бурычы куелды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: