Көрәшеп кайттылар
30 март көнне Казан шәһәренең "Ак Барс" көрәш сараенда халыкара класслы спорт остасы В.Маркеловның 70 яшьлегенә багышланган Бөтенроссия ирекле көрәш турниры үткәрелде. Мәртәбәле бәйгедә республика шәһәр-районнарыннан, Сургут, Арзамас, Ижау шәһәрләреннән 13 команда катнашты. Келәмнәргә 130 дан артык берсеннән-берсе сәләтле, өметле яшь көрәшчеләр чыкты. Безнең районның балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә Илназ...
30 март көнне Казан шәһәренең "Ак Барс" көрәш сараенда халыкара класслы спорт остасы В.Маркеловның 70 яшьлегенә багышланган Бөтенроссия ирекле көрәш турниры үткәрелде. Мәртәбәле бәйгедә республика шәһәр-районнарыннан, Сургут, Арзамас, Ижау шәһәрләреннән 13 команда катнашты. Келәмнәргә 130 дан артык берсеннән-берсе сәләтле, өметле яшь көрәшчеләр чыкты.
Безнең районның балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә Илназ Шакиров җитәкчелегендәге түгәрәктә шөгыльләнүче укучылар да яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Балык бистәсе гимназиясе укучысы Нәфкать Галимов (58 кг)-өченче, Илшат Җамалиев (46 кг)-дүртенче, Айдар Кәримуллин (33 кг)-алтынчы, Балык бистәсе икенче мәктәбе укучысы Нияз Шакиров (76 кг) бишенче урыннарны алдылар. Егетләребезнең Россия күләм бәйгеләрдә дә сынатмавы куанычлы күренеш әлбәттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев