Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшчеләр кавеменнән

Бөтерчектәй, ак башлы малай мәйдан уртасына йөгереп чыгып, сөлгегә ябышкач, бөтен халык гөрләтеп кул чаба инде. Әй тарткалаша, әй этешә, төртешә малай, әмма дә ләкин үзеннән бер башка зуррак малайны чирәмгә тәгәрәтә. "Исегездә калдырыгыз, чын көрәшче чыгачак бу ташбаштан",-ди хөкемдар малайны баш очына күтәреп. Ул вакытта Минияз улы Рәнис Зәйнуллинга...

Бөтерчектәй, ак башлы малай мәйдан уртасына йөгереп чыгып, сөлгегә ябышкач, бөтен халык гөрләтеп кул чаба инде. Әй тарткалаша, әй этешә, төртешә малай, әмма дә ләкин үзеннән бер башка зуррак малайны чирәмгә тәгәрәтә. "Исегездә калдырыгыз, чын көрәшче чыгачак бу ташбаштан",-ди хөкемдар малайны баш очына күтәреп. Ул вакытта Минияз улы Рәнис Зәйнуллинга нибары дүрт яшь була әле. Аннан соң, күп мәртәбәләр мәйдан уртасында чөяләр аны. Әмма тәүге тантанасын, йөрәге күкрәк читеннән очып чыгардай булып типкән мизгелне бер дә онытмый ул. Көрәшеп яшәргә туган кавемнән Рәнис. Тамырларында көрәшчеләр, җиңүчеләр каны ургый аның. Бабасы Вахит (күпләр Октябрист дип беләләр) 50 яшьләренә кадәр мәйдан тоткан. Зәңгәр Күл, Яңа Сала батыры дигән даны бар. Әтисе Минияз да студент елларында ирекле, татарча көрәш белән мавыккан.
Көрәш белән чынлап торып Масловка мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыганда шөгыльләнә башлый малай. Нәгыйм Нәфигуллин, Вәлит Ишмөхәммәтов кебек көрәш осталары салалар аның биленә ак сөлгене. Андагы табигый сәләтне күреп алган, физик яктан чыныктырган, көрәш алымнарына өйрәткән остазлар кулына эләгүе белән дә бәхетле ул. Спортка, милли көрәшебезгә мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен әле дә булса рәхмәтле аларга. Даими күнегүләр, тырышлык нәтиҗәсе буларак беренче җиңүләр килә. Рәнис район күләмендәге ярышларда призлы урыннарга чыга башлый, Сабантуйларны көтеп ала. Республика күләмендәге бәйгеләрдә район данын яклый.
Тәмамланып килүче елда Рәнис Зәйнуллин аеруча матур уңышларга иреште. Районның төп Сабантуенда барлык көндәшләрен бирелдереп яшьләр арасында батыр калды. Котлы Бөкәштә дә иң көчле булуын күрсәтте. Бүгенге көндә Рәнис Россия гадел хөкем (правосудие) академиясенең Казан филиалы студенты. Ә хокук сакчысы үзен дә, гражданнарны да саклый алырлык физик әзерлекле булырга тиеш инде. Шуңа да спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә. Татарча көрәштән тыш, сугышчан самбо, кикбоксинг белән дә мавыга. Дөнья Кубогы призеры, спорт остасы Евгений Аксенов кул астында осталыгын арттыра. Бу төрләрдә дә мәгълүм уңышларга ирешергә өлгергән инде. Түбән Новгородта узган самбо ярышларында призлы урын алган, кикбоксинг буенча югары уку йортлары арасында 3 урынга чыккан. Әле күптән түгел татарча көрәш буенча Алабуга шәһәрендә узган яшьләр арасындагы республика беренчелегендә дә 3 урынны алып куандырды якташыбыз. Шунысы дәрәҗәле, бу мәртәбәле бәйгедә район данын яклап чыгыш ясады Рәнис.
-Өйләнә, башлы-күзле була калса, йорт өчен бөтен кирәк ярагы: савыт-сабаларыннан алып автомат кер юу машинасына кадәр бар инде аның, барысы да Сабантуйларда алган призлары,-ди әтисе Минияз уенын-чынын бергә кушып.- Әнисе үзенә булыр, дип коробкаларыннан да алдырмый.
Өйләрендәге бүлмәсенең стенасы Мактау Грамоталары, медальләр белән тулган. Спортка ныклы адымнар белән килеп кергән якташыбызга тагын да зуррак җиңүләр телисе кала.
Рәсемдә: Рәнис Зәйнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев