Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшче кануны белән яши ул

«Чын ир-егет иң беренче чиратта нинди булырга тиеш?" дигән сорауга, күпләр "Көчле булырга тиеш" диеп җавап бирә. Бу чыннан да шулай. Физик яктан көчлелек-ир-атларның иң күркәм сыйфатларының берсе. Ә спорт сәламәт һәм көчле булуның турыдан-туры нәтиҗәсе булып тора. Бигрәк тә көрәш белән шөгыльләнгән ир-егетләребез физик яктан нык һәм чыдам була....

«Чын ир-егет иң беренче чиратта нинди булырга тиеш?" дигән сорауга, күпләр "Көчле булырга тиеш" диеп җавап бирә. Бу чыннан да шулай. Физик яктан көчлелек-ир-атларның иң күркәм сыйфатларының берсе. Ә спорт сәламәт һәм көчле булуның турыдан-туры нәтиҗәсе булып тора. Бигрәк тә көрәш белән шөгыльләнгән ир-егетләребез физик яктан нык һәм чыдам була.

"Дельфин» спорт һәм сәламәтләндерү үзәгендә милли көрәш буенча тренер вазыйфасын башкаручы Рафыйк абый Мөхәммәтшин үз гомерендә әллә ничә дистә көрәшчене әзерләп чыгарган. Юлсубино авылының каты куллы көрәшчеләр нәселеннән булган егет авылдашлары Ильяс Хәйретдинов, Әмирхан Гарифуллиннан үрнәк алып, кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнә. Иң беренче остазы итеп ул физкультура укытучысы Вәгыйз Мөхәммәтшинны саный.

Әтнә "Тукай" техникумында зоотехник һөнәрен үзләштергәннән соң, ул Трой-Урай авылында зоотехник-ферма мөдире, аннары "Береговой" совхозында җитәкче вазыйфасын башкара.

"1997 нче елда ике малай-Әнәс һәм Илназ Закировлар - яныма килеп: "Сабантуйларда сезнең көрәшне карап торабыз, безгә дә күнекмәләр бирегез әле?" - диделәр. Тренерлык эшчәнлегем шуннан башланды инде.

1998 нче елны Нурлатта уздырылган Спартакиадада Илназ 2 нче урын яулады. Шул ук елны якташыбыз Рәис Вәлиев СПТУ-85 тә республика күләмендә көрәш буенча ярыш үткәрде. Укучыларым Илназ Гәрәев - 2 нче урын, Әнәс Закиров 3 нче урынга лаек булды. Трой-Урайда минем кул астында шөгыльләнгән 8 егет Татарстан буенча призерлар һәм чемпионнар булдылар", - ди Рафыйк абый.

2005 нче елда аңа "Татарстан республикасының физик культура һәм спорт отличнигы" исеме бирелә. Ә 2006 нчы елда Рафыйк Мөхәммәтшинны Балык бистәсенә чакырып алып, яшьләр тренеры итеп билгелиләр.

"Иң беренче укучыларым: Илназ Бәдретдинов, Рисхәт Гәрәев, Дамир Хәсәнов, Рамил Гыйзетдинов, Ранис Зәйнуллин иде. Моңа кадәр дә көрәш буенча бик күп җиңүләр яулаган Ранис Зайнуллин күптән түгел кагыйдәләрсез кул сугышында (М1) Россия буенча 3 нче урын алды.

Соңгы берничә елда абыйлы-энеле Илназ һәм Айназ Билаловлар бик күп тапкырлар призер һәм чемпион булдылар. Илназ Татарстанда - 2 тапкыр чемпион, 3 тапкыр - призер булды, Россия буенча 2 нче урынга лаек булды. Айназ Татарстан буенча - 2 тапкыр чемпион калды, Татарстанның беренче президентының кубогына ия булды, Россиядә 2 нче, 3 нче урыннар алды. Шундый акыллы, тырыш егетләр үстергәне өчен әниләре Мәгъмүрә Кыям кызына зур рәхмәт.

Тагын бер укучым Данис Миннебаев Татарстан республикасы укучыларының IX спартакиадасында 40 килограмм үлчәү авырлыгында 2 нче урын алды.

Элекке укучым Илдус Әхмәтҗанов Воронеж югары хәрби училищесында укый. Әле һаман да рәхмәт әйтеп хатлар язып тора. Бу минем өчен иң зур бәя" - ди ул.

Рафыйк Мөхәммәтшинга бирелгән мактау кәгазьләре, диплом-кубокларның исәбе-хисабы юк. Узган ел ул "Татарстан республикасында физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен" медале белән бүләкләнде. Шул ук елны "Озак еллар намус белән хезмәт иткәне өчен4 Татарстан республикасының яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Әңгәмәдәшемнән: "Бүгенге көрәш ни хәлдә?" дип сорыйм.

"Соңгы вакытта көрәш төшә башлады. Район эчендә түгәрәккә йөрергә теләүчеләр аз. Әти-әниләр ГИА, ЕГЭ дип, балаларын имгәнүдән куркып, көрәшкә йөрүдән тыя башладылар. Табиблар, мәктәп укучылары да шул ук фикердә. Минемчә, бу дөрес түгел. Физик күнегүләр сәламәтлек, баш мие эшчәнлеге өчен файдалы гына", -ди Рафыйк абый.

Ә "көрәштә иң мөһиме нәрсә?" дигән соравыма, ул болай дип җавап бирде:

"Көрәшче өчен иң мөһиме - характер һәм түземлек. Көндәшеңне хөрмәт итеп көрәшү шулай ук көрәшче канунына иңдерелгән таләпләрнең берсе булырга тиеш".

Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев