Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшче абый

Мин аны инде бик күптән-үзем белгәннән бирле Көрәшче абый дип йөртәм. Сабантуйларында батыр калып, иңбашына иң зур бүләк-тәкә салып мәйдан тирәли әйләнгәне әле дә күз алдында. Без кечкенә малайлар аның тирәсендә әвәрә килеп йөрибез. Ә ул ихластан елмаеп: "Бир әле бишне!" дип яныбызга килеп күрешә, үскәч көрәшербез әле, диеп күз...

Мин аны инде бик күптән-үзем белгәннән бирле Көрәшче абый дип йөртәм. Сабантуйларында батыр калып, иңбашына иң зур бүләк-тәкә салып мәйдан тирәли әйләнгәне әле дә күз алдында. Без кечкенә малайлар аның тирәсендә әвәрә килеп йөрибез. Ә ул ихластан елмаеп: "Бир әле бишне!" дип яныбызга килеп күрешә, үскәч көрәшербез әле, диеп күз кыса. Аның учларына кереп югалган нәни кулларга шулчак, әйтерсең лә, көч-куәт иңә. Бармаклар язылгач, беләгенең мускулларына карап янәдән тел шартлатабыз: "Вәт ичмасам көрәшче!"
...Ак сөлгеләр тотып, бил алышкан егетләрнең көч-гайрәтенә сокланып утырган кабатланмас мизгелләр сабантуйларда гына буладыр шул. Күгәрчен авылы егете Бәйрамхан Садыйков та әнә шул хыялый балачакның әкияттәгедәй пәһлеваны инде.
Бу юлы без аның белән ерак үткәннәргә кайттык. Дөресрәге, ул сөйләде, ә мин элеккечә, йотлыгып аны тыңладым.
-Иң беренче көрәшкә чыгуым, 1975 елда, Күгәрчен сабантуенда булды. Ул вакытта сабантуйлар гаҗәеп күңелле уза иде. Көрәшүчеләр дә өч дистәдән артып китә. Мин, 17 яше дә тулмаган егет, башта үземнең яшьтәгеләр, соңыннан абсолют батырга авылның иң көчле көрәшче ир-егетләре белән бил алыштым. Һәм шул елны сабантуй батыры булып калдым.
Күзләрендәге очкын көрәшченең илһамланган сүз-сөйләменә күчә бара.
-Җиңел аяк белән атлап кергәнмендер мәйданга. Шуннан бирле ел саен Сабантуйларда көрәштем. Көтеп тора идем ул көнне. Ул чакта бит ахыргача чистага салып көрәшү иде, хәзерге кебек баллар белән бәяләү юк. Көрәш гадел бара, халык та таралмый, ахырын көтә. Ә җиңү шатлыгын сүз белән генә аңлатып булмый инде аны.
Гаилә корып, 1981 елны район үзәгенә күченеп килгәч, спортзалларда ныклап шөгыльләнергә керешә ул. Йөгерә, штангалар күтәрә. Көрәш алымнарының асылына өйрәткән остазы Илфар Яруллинга аеруча рәхмәтле ул.
Тәүге җиңү батырга шатлык-сөенечләрне күп китерә. 30 ел көрәш белән шөгыльләнгән Бәйрамхан Садыйков Сабантуйларда абсолют батыр буларак, барлыгы 48 (!) тәкә алган. Моннан тыш үз үлчәү авырлыгында иң көчлеләрдән саналып тапшырылган бүләкләрнең дә исәп-хисабы юк. Хәер, бүләктәмени хикмәт! Аның өчен иң татлысы мәйданга җыелган халыкның көч-куәт биреп торуы, хуплавы. Район җыелма командасы составында Татарстан беренчелегенә, Муса Җәлил исемендәге призларга оештырылган бәйгеләрдә дә еш катнаша ул. Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама кебек республиканың эре шәһәрләрендә үткәрелгән ярышларда спорт мастерлары Рәшит Сәмигуллин, Рәшит Бәдретдинов кебек баһадирлар белән дә көч сынаша, җиңелү ачысын да, җиңү шатлыгын да күп тапкырлар татый.
Мәйданга соңгы чыгышы, 2005 елда район Сабантуенда батыр булып калганнан соң була Бәйрамхан Садыйковның. Район хакимияте тамашачының көчле алкышында спорт ветеранын зурлап бүләкләр белән озата. Дистәләгән Мактау грамоталарына янәдән Рәхмәт хатлары өстәлә.
...Көрәшче абый. Балачагым ераклаша барса да, мин бу исемне әле дә зур горурлык белән атыйм. Миңа гына түгел, райондашлар күңеленә дә Сабантуй батыры булып кереп калган танылган көрәшче ул. Бүген мәйдан уртасында бил алышкан егетләргә көч-куәт биреп, алар өчен җан атып утырган спорт ветеранының яшьләргә бирер киңәше, уртаклашыр бай тәҗрибәсе бар. Мәйданга тәүге аяк баскан үсмерләр өчен ул киңәшләр аеруча кыйммәтле. Ни дисәң дә, көрәш көчле ихтыярлыларны ярата.

Искәндәр Каюмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X