Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Күптән түгел районда өстәл теннисы буенча ярышлары булып узды

"Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!" Бөтенроссия физкультура- спорт комплексы кысаларында, ООО "Дан" директоры Д. Камалов призларына өстәл теннисы буенча район беренчелеге ярышлары булып узды.

Анда 1997-2001, 2002 елгы һәм яшьрәк үсмерләр, кызлар көч сынаштылар. Ярышка барлыгы 17 команда, 80 укучы килгән иде.
Балык бистәсе гимназиясе укучылары спортның бу төрендә иң көчле булуларын күрсәттеләр. 1997-2001 елгы үсмерләр арасында пьедестальнең өч баскычына да гимназиялеләр күтәрелде. Эмиль Сафин-беренче, Рәсим Җәббаров-икенче, Илнур Зиннәтуллин өченче урынны алдылар. Бу яшь категориясендәге кызлар арасында да гимназиялеләр өстенлек итте: Ксения Пузырькова-беренче, Алия Галиева икенче булды. Өченче урында Ямаштан Илүзә Низамова калды.
2002 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында Илья Решетилов,кызлар арасында Анастасия Ханова (икесе дә гимназиядән) җиңүчеләр булдылар. Даниф Хәйруллин, Әдилә Нуретдинова (икесе дә Ямаштан)-икенче, Инсаф Әгъзамов, Айсылу Динмөхәммәтова (икесе дә Күгәрченнән) өченче урыннарны алдылар.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев