Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Күптән түгел Казанның “Форсаж” картинг үзәгендә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балалары арасында картингта узышу буенча ярышлар булып узды

Булат, Булат кайткан, Кубок яулап кайткан

Хокук тәртибе хезмәткәрләре көненә багышланган бу традицион бәйгедә безнең район данын ведомстводан тыш каравыл бүлеге начальнигы Рифат Бәдретдиновның улы Булат яклады. Ул 9-12 яшьлекләр группасында НОНДА СХ-200 картингы белән чыгыш ясап беренче урынны яулады. Балык бистәсе 2 мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Булат Бәдретдинов бу бәйгедә өченче мәртәбә катнаша икән инде. Узган ел картингы "чыгымчылау" аркасында гына призерлар исемлегеннән төшеп калган. Ә быел исә көндәшләренә бер өмет тә калдырмаган. Күбесе шәһәрләрдән килгән кырыкка якын яшь картингчы арасында мондый уңышка ирешү күпләрне таң калдырган инде. Сокланмый соң? Шәһәр балаларының күбесе картинг түгәрәкләрендә даими шөгыльләнәләр бит. Безнең Булат исә ярышларга килгәч кенә "иярли корыч атчык"ны. Ә ничек оста идарә итә. Табигать биргән сәләт дими ни дисең? Кем белә, бәлки Балык бистәсе җирендә яңа Шумахер тугандыр. Ничек кенә булмасын, автоспорт белән алга таба да ныгытып шөгыльләнергә кирәк Булатка. Бу кадәресен әтисе колагын киртләвем инде.

Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары Дамир Диниулов һәм республиканың баш ЮХИДИ инспекторы Рифкать Минниханов улы Булатка Кубок, Мактау грамотосы, истәлекле бүләк тапшырганда подполковник Бәдретдинов тан да горуррак, бәхетлерәк ата булмагандыр, мөгәен.

Илгиз Җамалиев.

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев