Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Клуб”ның беренче бәйгесе

    Пенсионерлар союзы оешмасы җитәкчесе Анотолий Автономов инициативасы белән район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Белая ладья" клубы кыска гына вакыт эчендә зур популлярлык казанды. Сочида үтә торган Паралимпия уеннарына багышлап биредә шахматчыларның беренче район ярышы үтте. Бу бәйге Мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова белән "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район башкарма...

    Пенсионерлар союзы оешмасы җитәкчесе Анотолий Автономов инициативасы белән район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Белая ладья" клубы кыска гына вакыт эчендә зур популлярлык казанды.
    Сочида үтә торган Паралимпия уеннарына багышлап биредә шахматчыларның беренче район ярышы үтте. Бу бәйге Мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова белән "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район башкарма комитеты җитәкчесе Мөдәрис Гаяновның хәйрия ярдәме белән оештырылды. Аңа районыбызның егермегә якын иң көчле шахматчылары җыелдылар. Киеренке ярышта Урахча авылыннан Виктор Никитин җиңүче булды. Балык бистәсеннән Михаил Кузнецов белән Котлы Бөкәштән Минзөфәр Вәлиев икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Бәйгенең баш хөкемдары Илдар Әхмәтвәлиев ярышлардан канәгатъ калуын әйтте. Көчле шахматчылар белән беррәттән, укучы балалар Илья Решитилов һәм Вероника Филлипова да оста уен күрсәттеләр, зур сынау мәктәбе уздылар. Бу клуб якын көннәрдә тагын шашкачыларның да район ярышын олылап үткәрергә хәзерләнә.
    Идрис Аметов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: