Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабында районның 14 мәктәп командасы катнашты

    "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабында районның 14 мәктәп командасы, 120 укучы катнашты.

    1997 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында Балык бистәсе икенче мәктәбе командасы җиңеп чыкты. Югары һәм Түбән Тегермәнлек җыелмасы икенче урынга чыкты. Балык бистәсе гимназиясе баскетболчылары өченче урында калдылар.
    Кызлар арасында да Балык бистәсе икенче мәктәбе командасына каршы торырдайлар табылмады. Икенче урынны Ямаш кызлары алды.
    Түбән Тегермәнлектән Райнур Сафиуллин-иң яхшы сакчы, Балык бистәсе гимназиясенән Артем Бегунов-иң яхшы форвард, Балык бистәсе икенче мәктәбеннән Никита Столяров иң яхшы уенчы булып танылдылар.
    Фото yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: