Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күчмә Кубок күчмәде

    Узган атнада "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 1996-97 елларда туган яшүсмерләр арасында кул көрәштерү буенча район беренчелегенә ярышлар булып узды. Аны балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәге һәм "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау яшьләр оешмасы оештырдылар. Бәйгегә районыбызның 15 мәктәбеннән 100 яшь спортчы катнашты. Кызлар һәм үсмерләр 7 үлчәү авырлыгында көч сынаштылар. Үсмерләр арасында...

    Узган атнада "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 1996-97 елларда туган яшүсмерләр арасында кул көрәштерү буенча район беренчелегенә ярышлар булып узды. Аны балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәге һәм "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау яшьләр оешмасы оештырдылар. Бәйгегә районыбызның 15 мәктәбеннән 100 яшь спортчы катнашты. Кызлар һәм үсмерләр 7 үлчәү авырлыгында көч сынаштылар.
    Үсмерләр арасында Шомбыт мәктәбеннән Рушан Гобәйдуллин (50 кг.), Инсаф Шакиров (55кг.), Артур Хәбибуллин (65кг.), Балык бистәсе гимназиясеннән Айнур Гыйлаҗев (75кг.), Антон Столяров (75 кг.югары), Агротехник көллияттән Александр Байкашев (60кг.), Олы Елгадан Инсаф Мингалиев (70кг.) үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр булдылар.
    Кызлар арасында Ямаштан Гөлсирен Гарифуллина (45кг.), Урахчадан Мария Ветелкина (50кг.), Шомбыттан Рәзилә Сафина (55кг.), Рәзилә Имамиева (60кг.), Күгәрченнән Энҗе Мөхәммәтҗанова (65кг.), Олы Мәшләктән Нәфисә Хәбибуллина (70 кг.), Масловкадан Зәринә Сибгатуллина (70 кг.дан югары) иң көчле булуларын күрсәттеләр.
    Тренер Рәмис Төхвәтуллин җитәкчелегендәге Шомбыт мәктәбе командасы узган елгы уңышын кабатлап беренче урынга чыкты.Күчмә Кубок быел да алар кулында. Балык бистәсе гимназиясе (тренер Ренат Әльмөхәммәтов)-икенче, Күгәрчен (тренер Марат Хөснетдинов) командасы өченче урынны алдылар.

    Рәсемнәрдә: берәүнең дә биреләсе килми;

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: