Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Казаннар авылларны уздырды

    Корноухово Мәдәният йорты һәм Корноухово җирле үзидарә ярдәме белән күрше Зюзино авылы янәшәсендә урнашкан платина буенда балыкчылар көненә багышланган бик күңелле бәйрәм чарасы үткәрелде. Матур табигать кочагында хозурланып, балык тотуда үзләренең көчләрен сынап карарга, катнашучыларга рухи яктан көч биреп торырга диеп күрше авылдан, шәһәрдән кайткан кунаклар җыелды. Үзләренең көчләрен сынарга...

    Корноухово Мәдәният йорты һәм Корноухово җирле үзидарә ярдәме белән күрше Зюзино авылы янәшәсендә урнашкан платина буенда балыкчылар көненә багышланган бик күңелле бәйрәм чарасы үткәрелде.

    Матур табигать кочагында хозурланып, балык тотуда үзләренең көчләрен сынап карарга, катнашучыларга рухи яктан көч биреп торырга диеп күрше авылдан, шәһәрдән кайткан кунаклар җыелды.

    Үзләренең көчләрен сынарга килгән балыкчыларга өч сәгать вакыт бирелде. Табигатьнең матурлыгына хозурланып, самоварда кайнап утырган чәй, казаннарда пешкән балык ухасыннан сыйлана-сыйлана вакыт үткәне сизелмәде дә.

    (Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

    Фото с yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: