Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Казанда җиңел атлетика буенча ярышлар бара

Казанда Үзәк стадионның футбол һәм җиңел атлетика манежында республика ярышлары бара. Берничә көн дәвамында җиңел атлетика буенча шәхси-командалар арасында ТР чемпионаты һәм ветеран спортчылар арасында республиканың ачык чемпионаты уздырыла.

Ярышларга 17 командадан 250 спортчы җыелган. Ярыш кысаларында 100, 400, 1500, 5000 һәм 10000 метрга йөгерү, каршылыклар аша 100 һәм 110, 3000 метрга узышу, 4х100 һәм 4х400 метрга эстафета ярышлары планлаштырылган. Шулай ук биеклеккә, ераклыкка, биеклеккә колга белән сикерү, сөңге ыргыту һәм башка популяр спорт төрләре буенча да көчлеләр ачыкланачак. Ветеран спортчылар 5000 метр арага, ир-атлар моннан тыш 110 метр ераклыкка каршылыклар аша йөгерүдә көч сынаша.

Ярышларны 3 көн эчендә төгәлләргә планлаштыралар.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45805

Фото: minobr.e-mordovia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанда җиңел атлетика буенча ярышлар бара

2
X