Исегезгә төшерәбез, Казанның "Рубин" һәм Мәскәүнең ЦСКА командалары арасындагы уен яңа 45 мең тамашачыга исәпләнгән стадионында икенчесе булачак. "Казан Арена"ның ачылу матчында "Рубин" һәм "Локомотив" очрашкан иде. Уен 1:1 исәбе белән тәмамланды. Шул ук көнне стадионда рекорд куелды - тамашачылар саны 37 меңләп кеше булды.
(intertat.ru)