Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җилләр белән узышып

7-8 сентябрь көннәрендә Байлар Сабасы районының Лесхоз поселогы картодромында картингларда узышу буенча Татарстан республикасының ХI нче беренчелеге булып узды.

Анда Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гадел Вәлиев "Хонда GX-200" классында чыгыш ясап өченче призлы урынны алуга иреште. РОСТО (ДОСААФ) автомәктәбе каршындагы картинг түгәрәгендә спорт буенча инструктор-методист Данис Хисаметдинов кул астында шөгыльләнә Гадел.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды, район ЮХИДИ бүлегенең административ практика буенча инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев үз канатлары астына алганнар түгәрәкне, картингны да фонд алып биргән, запас частьлар, ягулык белән дә тәэмин итәләр.
-"Техника җене" кагылган малайлар инде. Дусты Владислав Егоров белән көннәр буе картинг тирәсендә чуалырга әзерләр. Сүтәләр, җыялар, майлыйлар, чистарталар,-ди Данис. Түгәрәктә картингта җилдерү белән генә чикләнмиләр, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә икән. Бу ярышларга да картингны җентекләп әзерләгәннәр. Шунсыз мөмкин дә түгел шул. Иң беренче чиратта картинг техник яктан төзек булырга тиеш. Югыйсә ярышларга кертмиләр дә.
11 районнан килгән көндәшләре белән өч тапкыр стартка чыга якташыбыз. Хәлиткеч финал узышында өченче урынны яулауга ирешә.
Гомуми мәктәп линейкасында бүләкләр тапшырганда бик күп малайлар сокланып, көнләшеп карап тордылар инде аңа. Техника серләренә өйрәнәсегез, Гадел кебек картингда җилдерәсегез килсә РОСТОга рәхим итегез, малайлар! Анда сезне көтәләр.
Гадел Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев