Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңүгә омтылыш күрсәтеп

Күптән түгел Удмуртиянең Можга шәһәрендә көймә модельләре спорты буенча Бөтенроссия ярышлары булып узды. Татарстан җыелма командасы составында безнең районның яшь модельчеләре дә катнаштылар. -Безнең малайларда җиңүгә омтылыш көчле,-ди балалар иҗат үзәге каршындагы көймә модельләре түгәрәге җитәкчесе Юрий Тихонов. -Соңгы ярышларда Даниил Тихонов ике беренче урынны яулады, Динар Ихсанов 3 көмеш...

Күптән түгел Удмуртиянең Можга шәһәрендә көймә модельләре спорты буенча Бөтенроссия ярышлары булып узды. Татарстан җыелма командасы составында безнең районның яшь модельчеләре дә катнаштылар.
-Безнең малайларда җиңүгә омтылыш көчле,-ди балалар иҗат үзәге каршындагы көймә модельләре түгәрәге җитәкчесе Юрий Тихонов. -Соңгы ярышларда Даниил Тихонов ике беренче урынны яулады, Динар Ихсанов 3 көмеш медаль алды. Алар үзләренең техниканы яхшы белүләрен, спорт характеры күрсәттеләр.
Техник түгәрәкләр бик кирәкле, файдалы эш әлбәттә. Яшьләрнең техник иҗатын һәрьяклап үстерергә кирәк. Бу хакта соңгы вакытта иң югары дәрәҗәләрдә сүз алып барыла. Кызганычка каршы, безнең районда бу юнәлештә алга китеш сизелми әле. Сүзләрдән конкрет эшләргә күчәргә вакыт.
Рәсемдә: (сулдан-уңга)-түгәрәк җитәкчесе Ю.Тихонов, Д.Ихсанов, Д.Тихонов, Даниилның әнисе Г.Тихонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X