Спорт
Җиңү янәдән бездә
Районыбызда спортның җәядән ату төре ачылуга нибары 3 ел гына вакыт үтеп китте. Әмма Илшат Гыйлемханов белән Равил Миннеханов кул астында шөгыльләнүче укучыларның уңышлары елдан-ел куандыра.
Әле шушы көннәрдә генә алар Чирмешән районының Лашман мәктәбендә үткән Татарстан беренчелегендә катнашып олы җиңү яуладылар һәм күчмә кубокка ия булдылар. Бәйгедә 2000-2002 елда...
Районыбызда спортның җәядән ату төре ачылуга нибары 3 ел гына вакыт үтеп китте. Әмма Илшат Гыйлемханов белән Равил Миннеханов кул астында шөгыльләнүче укучыларның уңышлары елдан-ел куандыра.
Әле шушы көннәрдә генә алар Чирмешән районының Лашман мәктәбендә үткән Татарстан беренчелегендә катнашып олы җиңү яуладылар һәм күчмә кубокка ия булдылар. Бәйгедә 2000-2002 елда туган укучылар Рәзилә Кәримуллина, Алинә Людкова, Эмиль Елисеев белән Булат Сәйфетдинов һәм 1996-1999 елда туган малайлар арасында Антон Столяровның уңышлы чыгышлары районыбыз командасына беренче урынга чыгарга мөмкинлек бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев