Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хуҗалар җиңде

    Узган якшәмбе көнне Күгәрчен авылында сугышчы-интернационалист Равил Гыйниятуллин истәлегенә хоккей буенча район турниры булып узды. Берсеннән-берсе киеренке уеннарда Күгәрчен мәктәбе командасы беренчелекне яулады. "Дельфин" командасы икенче урынны алды. Олы Елга-Рус Әшнәге җыелмасы өченче булды. Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе, Котлы Бөкәш командалары дүртенче-бишенче урыннарны бүлештеләр. Күгәрченнән Марат Динмөхәммәтов-иң яхшы уенчы, Булат...

    Узган якшәмбе көнне Күгәрчен авылында сугышчы-интернационалист Равил Гыйниятуллин истәлегенә хоккей буенча район турниры булып узды.
    Берсеннән-берсе киеренке уеннарда Күгәрчен мәктәбе командасы беренчелекне яулады. "Дельфин" командасы икенче урынны алды. Олы Елга-Рус Әшнәге җыелмасы өченче булды. Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе, Котлы Бөкәш командалары дүртенче-бишенче урыннарны бүлештеләр. Күгәрченнән Марат Динмөхәммәтов-иң яхшы уенчы, Булат Мөхәммәтҗанов-иң яхшы бомбардир, Фәрит Гыйниятуллин-иң яхшы сакчы, Балык бистәсеннән Инсаф Хәбибуллин-иң яхшы һөҗүмче, Рус Әшнәгеннән Булат Шаһидуллин иң яхшы капкачы булып танылдылар.
    фото yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: