Хоккейны чын ир-егетләр уйный

Узган якшәмбе көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексының боз мәйданчыгында ата-аналар Кубогына хоккей турниры булып узды. Анда 1997 елгы һәм яшьрәк малайлардан торган командалар көч сынашты.
Бу Кубокка уеннар безнең районда дүртенче мәртәбә үткәрелә.
-Ата-аналар Кубогына турнир елдан-ел популярлаша. Быел анда районның төрле мәктәпләреннән җиде команда катнаша,-ди ярышларны оештыручыларның берсе Рәдис Имамов. -Алар арасында район үзәгеннән "Дельфин", ДЮСШ, шулай ук Котлы Бөкәш, Югары Тегермәнлек, Олы Елга, Шомбыт, Ямаш һәм Күгәрчен мәктәпләре командалары бар. Традиция буенча ООО "Круг" җитәкчесе Ю. Караганов, "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексы, ДЮСШ һәм хоккей уйнаучы балаларның ата-аналары бу турнирның спонсорлары булдылар. Призлар фонды 50 мең сумнан артты.
Ярышны ачу тантанасында район башлыгы Илһам Валеев катнашты. Ул районда хоккейның үсеш алуын, балалар, өлкәннәр арасында популярлашуын билгеләп үтте. Спонсорларга рәхмәтен җиткерде, яшь хоккейчыларга гадел, кызыклы уен теләде.
Һава торышы салкын, җилле булуга карамастан, бозда уен кызганнан-кызды. Малайлар җиңүгә омтылыш күрсәтеп уйнадылар. Менә шундый спорт бәйгеләрендә чын ир-егет характеры формалаша да инде. Җанатарлар кычкырып-сызгырып уенчыларга көч биреп тордылар.
Ярымфиналга Югары Тегермәнлек, Олы Елга, "Дельфин", Шомбыт командалары чыктылар. "Дельфин" шомбытлыларны 6:1 исәбе белән җиңел генә отуга иреште. Тимерлеклеләр исә кискен көрәштә 2:1 исәбе белән олыелгалыларны бирелдерделәр. Өченче урынга уенда Шомбыт хоккейчылары Олы Елга командасын 8:1 исәбе белән тар-мар иттеләр. Финалда "Дельфин" күп көч куймыйча тегермәнлеклеләрне җиңде. Исәп 6:0. Шулай итеп бу команда дүртенче мәртәбә ата-аналар Кубогын яулады. Хәер, призлар, медальләр, бүләкләргә призерлар гына түгел, турнирда катнашкан һәркем лаек булды. Бүләкләрне төп спонсор Ю. Караганов тапшырды. Төрле номинацияләрдә иң яхшы уенчылар да ачыкланып, махсус призлар белән бүләкләнделәр. Иң яхшылар дип Шомбыттан Динар Каюмов (снайпер), Югары Тегермәнлектән Айрат Садыйков (сакчы), "Дельфин"нан Айнур Мөхетдинов (һөҗүмче), Ильдар Имамов (ассистент), Салават Хәбибуллин (капкачы) танылдылар.
-Малайларның йөзләрендә шатлыклы елмаюларны күрү үзе бер рәхәт. Җиңү бәхетеннән очкынлана аларның күзләре,- ди Юрий Караганов.- Аларның хис-тойгылары безгә дә күчә инде. Шуның өчен генә дә үткәрергә кирәк мондый турнирларны!
Рәсемдә: Ю. Караганов турнирның төп кубогын "Дельфин" командасы капитаны И. Имамовка тапшыра.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.6200
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.7800
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.13300
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.10300
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.6200
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.9900
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.8500
-
17 май 2022 - 15:38Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды Җиңү бәйрәме көннәрендә Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды.9800
-
17 май 2022 - 13:24Эльмира Сөләйманова: «Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем» Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата.17900
-
17 май 2022 - 08:42Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак? Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» ата-аналар катнашында узачак.14300
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.21400
-
16 май 2022 - 08:38Рәзилә Мөхәммәтрәхимова “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән Пермь краенда булып кайтты 12-13 май көннәрендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пермь крае Барда районында булып кайтты.18800
-
17 май 2022 - 10:47Күки авылында " Ныклы гаилә" федераль проеткы кысаларында очрашу узды
-
11 май 2022 - 10:22Балык Бистәсендә Җиңү көнен билгеләп үттеләр
-
6 май 2022 - 10:15Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.6200
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.7800
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.13300
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.10300
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.6200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика