Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хоккей сезоны ачылды

    Дүшәмбе көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексының "Үзәк" хоккей мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин, "Дельфин" хоккей клубы президенты Рәдис Имамов чыгыш ясадылар. Алар яшь хоккейчыларыбызга яңа спорт уңышлары теләделәр. Яңа сезон ачу тантанасына Кыш бабай белән Кар кызы да килгәннәр...

    Дүшәмбе көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексының "Үзәк" хоккей мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин, "Дельфин" хоккей клубы президенты Рәдис Имамов чыгыш ясадылар. Алар яшь хоккейчыларыбызга яңа спорт уңышлары теләделәр. Яңа сезон ачу тантанасына Кыш бабай белән Кар кызы да килгәннәр иде. Моңа балалар бик сөенде инде. Тимераякта әйлән-бәйлән уйнадылар. Шаулашып җырлары белән кышкы йокыга талган аюны уяттылар. Кар кызы кайнар чәй, коймак белән сыйлап кына тынычландырды инде аны. Тантанадан соң "Дельфин" һәм ДЮСШ командалары арасында хоккей ярышы булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: