Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Егетләр көчле безнең

27-29 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә 1989-1999 елгы үсмерләр арасында пауэрлифтинг буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар булып узды. Бу бәйгедә Бөгелмә, Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләренең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнгән яшь спортчылар көч сынашты. Алар арасында безнең балаларны сәламәтләндерү,белем бирү үзәгендә (ДООПЦ) тренер Равил Минниханов кул астында шөгыльләнүче үсмерләрнең уңышлы гына...

27-29 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә 1989-1999 елгы үсмерләр арасында пауэрлифтинг буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар булып узды. Бу бәйгедә Бөгелмә, Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләренең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнгән яшь спортчылар көч сынашты. Алар арасында безнең балаларны сәламәтләндерү,белем бирү үзәгендә (ДООПЦ) тренер Равил Минниханов кул астында шөгыльләнүче үсмерләрнең уңышлы гына чыгыш ясавы куанычлы күренеш әлбәттә. Балык бистәсе гимназиясеннән Руслан Чиркин (11 сыйныф), Артем Бегунов (8 сыйныф), Эльмир Әхмәтҗанов (11сыйныф), 2 мәктәптән Тимур Зыятдинов (9 сыйныф) үз үлчәү авырлыкларында югары разряд нормаларын үтәделәр. Ә гимназиянең 9 сыйныф укучысы Антон Столяров үз үлчәү авырлыгында беренче урынны яулады.


Рәсемдә А. Столяров тренеры Р. Миннеханов белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев