Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Дөнья мөнбәреннән: “Казан сөйли, тыңлагыз...”

Кеше гомере еллар белән үлчәнә. Дистә еллар белән. Гасыр гомерен узучылар сирәк. Шуңа күрә яшәешебездә бер генә тапкыр була, юлыгыла торган вакыйгалар шактый еш кабатланып тора.

Әйтик, "Хейла-Боппа" кометасы ике мең елга бер тапкыр гына җир кешесенә күренә, безнең буынга аны күрергә насыйп булды, шөкер. Венера планетасы Кояш тирәли 100 елга бер генә күренеп уза. 2004 елда монысының да шаһитлары булдык. Әйе, хәтерне барлаган мәлдә сәер хәлләр истәлеген әле озак бүлешергә мөмкин булыр иде. Сүзем бүген башкада, әмма әлеге дә баягы, кеше гомеренә сирәк туры килә торган быелгы ел вакыйгасы-Универсиада хакында булыр. Иманым камил, теоретик рәвештә аны кабат Казанда, Татарстанда уздыру мөмкин булса да, тормыштан алып караганда Универсиада безнең буын гомерендә, Казанда тиз генә булмаячак инде ул. Дөнья чемпионатлары көтелә, инде бүген бездә, нәкъ менә Казанда Олимпия уеннары уздыру турында сүзләр куера башлады. Шуңа күрә Универсиада безнең өчен, яшь буыннар, гомумән, Татарстаныбыз өчен олуг тарихи вакыйга. Аның символик уты дистәләгән меңәр километр араларны үтеп Балык бистәсенә килеп төшкәч, кемнәрнең генә күңелендә горурлык хисе уянмады икән?! Бигрәк тә аны кулдан-кулга күчереп алып барган районыбызның спорт осталарының шатлыгын аңларга мөмкин иде бу мизгелләрдә. Уйлап карыйк, алар өчен дә, безнең өчен дә кабатланмас тарих түгелме?! Универсиада. Казан. Әйе, әйе безнең дөньяга тагын бер танылуыбыз бу. "Без булдырабыз!" Әлеге канатлы сүзләрнең хакыйки чагылышын аңа әзерлек вакытында, аның ачылыш сәгатьләрендә күрдек, төзелгән тиңсез объектларга сокланып кыйммәтен аңладык. Ә нигә горурланмаска, тиңсез яңа футбол стадионын сафка бастыруда районыбыз халкының нәни генә булсын, тик лаеклы өлеше бар. Универсиада узар, әмма дистәләгән объектлар безнең яшьләребез, халкыбызга хезмәт итүләрен дәвам иттерерләр. Аларда яңа батырлар, чемпионнар үсеп чыгарлар. Җиңүчеләр дигәннән, күрегез, Рәсәй командасы күпме медальләрне үз "янчыгына" салырга өлгерде инде. Араларында татарстанлылар күпме?! Татарстан, Рәсәй егетләрен буйсындырып олы бәйгеләрнең пьедесталләренә күтәрелә баручы укчы, дзюдоист, көрәшче, футболчы яшьләребезне киләчәктә Универсиада кебек дөньяви ярышларында җиңү яуламаслар дип кем әйтә ала. Еллар үткән саен, матур соклануларыбыз арта гына бара. Хәзер инде безне кыш уртасында су керүләр, эссе челләдә хоккей уйнаулар, бер илдән бер илгә кунакка йөрүләр дә әллә ни гаҗәпләндерми. Әнә, Универсиада ачылган көнне районыбызның берничә вәкиле дөнья пәһлеваны Валуев белән истәлек фотога төшкән. Бер карасаң ние бар инде моның, тапкан язар сүз, диюче дә табылыр. Әмма Валуев кебекләр ел да тумый, алда каләмемнән тамган фикергә, йөз елга берәр генә туа һәм Балык бистәсенә килсә дә бер-ике килер. Ә истәлек яхшы. Универсиада дәвам итә. Димәк, бер генә булса да уенны карау, тарихи вакыйганың бер өлешен үзең күрү мөмкинлеге һәркайсыбызның кулында. Әлегә йөрәгем аша горурланып кабатлыйм: мондый очрак йөз елга бер килергә мөмкин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: универсиада 2013