Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Дельфин”да йөзү бәйгесе

15 февральдә "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында район мәктәпләре укучылары арасында йөзү ярышлары булып узды. Анда Балык бистәсе 2 нче мәктәбе, гимназия, Шомбыт, Урахча мәктәбе укучыларыннан тыш Алексеевск поселогының яшь спортчылары да катнаштылар.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (ДЮСШ) укытучы-тренерлар Е. Долгих, К. Захаров кул астында шөгыльләнүче үсмерләр һәм кызлар бу бәйгедә яхшы гына күрсәткечләргә ирештеләр.
Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең 5 б сыйныф укучысы Михаил Мозохин 50 метрга ирекле ысул белән йөзүдә-беренче, брасс белән 100 метрга йөзүдә, ирекле ысул белән 100 метрга йөзүдә икенче урыннарны яулады. Шул ук мәктәптән 5 в сыйныф укучы Алексей Захаров брасс ысулы белән 100 метрга йөзүдә беренче урынга чыкты. Ирекле һәм брасс ысуллары белән 50 метрга узышта икенче урыннарны алуга иреште. Балык бистәсе гимназиясенең 4 сыйныф укучысы Дамир Әминов ирекле ысулда 50 метрга, брасс та100 метрга йөзүдә өченче булып килде. Гимназиянең 8 сыйныф укучысы Рөстәм Камалов аркада 50 метрга йөзүдә өченче күрсәткечкә иреште.
Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Юлия Фадейчева брасс ысулы белән 50 метрга йөзүдә иң җитез булуын күрсәтте. Гимназиянең 7 сыйныф укучысы Дарья Тимофеева аркада 50 метрга йөзүдә-икенче, 8 сыйныф укучысы Анна Шурыгина ирекле ысулда 50 метрга йөзүдә өченче килделәр.
Башка призлы урыннарны Алексеевск укучылары алдылар.
"Дельфин" спорт-сәламәтләндерү үзәге директоры Р. Валеева һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры И. Гыйниятуллин ярышларны оештыруда спонсорлык ярдәме күрсәттеләр.

Рәсемнәрдә: ДЮСШ командасы; "Уф, арыдым".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев