Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Дельфин» тагын жиңүче

Континенталь хоккей лигасында плей-оф кызган көннәрдә районыбызда да хоккей ярышлары булып узды. 6 март көнне Котлы Бөкәш авылындагы боз мәйданчыгында якташыбыз, танылган хоккейчы Марат Кәлимуллин истәлегенә 2001 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында хоккей турниры булып узды. Анда 9 мәктәп командасы катнашты. "Дельфин" командасы (тренер Әнәс Пулатов) беренче урынны яулады. Югары...

Континенталь хоккей лигасында плей-оф кызган көннәрдә районыбызда да хоккей ярышлары булып узды.
6 март көнне Котлы Бөкәш авылындагы боз мәйданчыгында якташыбыз, танылган хоккейчы Марат Кәлимуллин истәлегенә 2001 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында хоккей турниры булып узды. Анда 9 мәктәп командасы катнашты. "Дельфин" командасы (тренер Әнәс Пулатов) беренче урынны яулады. Югары Тегермәнлек мәктәбе хоккейчылары (Рафис Минһаҗев) икенче урынны алды. Күгәрченлеләр (Ильдар Динмөхәммәтов) өченче урынга чыктылар. "Дельфин"нан Тимур Юнысов (капкачы), Анатолий Моисеев (уенчы), Югары Тегермәнлектән Ильмир Кәбиров (сакчы), Юлсубинодан Ришат Фәрзетдинов (һөҗүмче) турнирның иң яхшы хоккейчылары дип танылдылар. Бу ярышларны оештыруда иганәчеләр Раил Нәгыймов, Алмаз Баһавиев, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Булат Каюмов зур ярдәм күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев